16+

Гамова белән алтынга өметләнергә була

Казанның волейболчы кызлары Мәскәү «Динамо»сын отып, өченче ел рәттән Россия чемпионы булды. «Динамо-Казан» йолдызларының берсе Екатерина Гамованың исә ил чемпионатында алтын медальләрне инде тугызынчы тапкыр яулавы.

Гамова белән алтынга өметләнергә була

Казанның волейболчы кызлары Мәскәү «Динамо»сын отып, өченче ел рәттән Россия чемпионы булды. «Динамо-Казан» йолдызларының берсе Екатерина Гамованың исә ил чемпионатында алтын медальләрне инде тугызынчы тапкыр яулавы.

Төрле елларда төрле клубларда чыгыш ясаган талантлы волейболчыны шуңа күрә уңыш китерүче талисман дип атасак та ялгыш булмас. Быелгы чемпионат нәтиҗәләре буенча ул иң яхшы уенчы дип табылып, кабат Людмила Булдакова исемендәге бүләккә лаек булды.
Әлеге мәртәбәле приз 2007 елда Бөтенроссия волейбол федерациясе тарафыннан гамәлгә куелган иде. Аңа лаеклы уенчы һәр сезон азагында суперлига командаларының баш тренерларын сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнеп билгеләнә. Екатерина Гамова әлегә Людмила Булдакова премиясенә икенче тапкыр лаек булган бердәнбер уенчы. «Дөресен генә әйткәндә, үземне чемпионатның иң яхшы уенчысы дип табулары беркадәр гаҗәп тә булды. Кызлар бу хакта гел искәртеп килсәләр дә, мин моңа ышанып бетмәгән идем», - дип белдерде ул бүләкләүдән соң.
Ир-ат волейболчылар арасында алтын медальләр буенча әлегә «Белогорье» уенчысы Сергей Тетюхинга тиңнәр юк. Ул быел унынчы тапкыр Россия чемпионы исеменә лаек булды. Алтын медальләр копилкасын тулыландырып, Тетюхинга якынлашыр өчен Гамовага бер генә адым ясыйсы бар. Әмма кыз үзе моңа тыныч карый. Күптән түгел әңгәмәләренең берсендә: «Мин моңа беркайчан да әһәмият бирмәдем, медальләремне санаганым булмады. Киләсе сезонның спорт карьерамдагы ахыргысы булуы да мөмкин», - дип белдерде узган ел гаилә корып җибәргән Гамова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading