16+

Җиңү өчен барлык алымнар да яхшымы?

«Ливерпуль» һөҗүмчесе Луис Суареска киләсе сезонның беренче алты матчын уен кырында түгел, ә трибунада тамашачы буларак уздырырга туры киләчәк. Бу сезонның калган матчлары да аннан башка гына уза. Моңа уенчының катлаулы характеры, төгәлрәге, эмоцияләрен йөгәндә тота алмавы сәбәпче.

Җиңү өчен барлык алымнар да яхшымы?

«Ливерпуль» һөҗүмчесе Луис Суареска киләсе сезонның беренче алты матчын уен кырында түгел, ә трибунада тамашачы буларак уздырырга туры киләчәк. Бу сезонның калган матчлары да аннан башка гына уза. Моңа уенчының катлаулы характеры, төгәлрәге, эмоцияләрен йөгәндә тота алмавы сәбәпче.

«Челси» белән уен вакытында Лондон клубы футболчысы Бранислав Ивановичның кулын тешләгән Суарес 10 матчка дисквалификацияләнгән, зур суммада штрафка тартылган. Алай гына да түгел, Англия футболчылары профсоюзы дисциплинаны бозган форвардны ачу белән идарә итәргә өйрәтүче терапия курсларына җибәрергә булган. Суаресның Twitter аша гафу үтенүе аны җәзадан коткарып кала алмаган. Уенчының бу гамәлен клуб җитәкчелеге дә, тренеры да гаепләп чыккан. «Аның талантлы футболчы булуына беркем дә шикләнми. Әмма спорт принципларына каршы килә торган тәртибе белән ул үз-үзенә зыян сала. Аңа эмоцияләре белән идарә итүдә ярдәмче булырга әзербез», - дип белдерә профсоюзлар башлыгы Гордон Тейлор.
Спортчының бу уен вакытында тешләрен беренче генә эшкә җигүе түгел. Әле Голландиянең «Аякс» клубында уйнаган вакытта ук Суарес ПСВ футболчысын тешләгән була. Ул вакытта 7 уенга дисквалификацияләнә. Англия чемпионатында уйный башлагач, «Манчестер Юнайтед»ның кара тәнле уенчысы Патрис Эвр адресына әйтелгән сүзләре аны 8 уенда катнашу хокукыннан мәхрүм итә.
Спорт тарихында тешләүләр белән бәйле җәнҗаллар, кызганыч, чыгып кына тора. Шуларның җәмәгатьчелектә иң зур шау-шу тудырганы боксчы Майк Тайсонның 1997 елда көндәше Холифилдның колагын тешләп өзүе булгандыр. Соңрак легендар Тайсон бу кыргый гамәленең наркотиклар йогынтысында кылынганын таныды. «Ул вакытта мин бокс турында, гомумән, бернәрсә турында да уйлый алырлык хәлдә түгел идем», - дип белдерә ул.
Мондый күңелсез фактлар Россия спортына да ят түгел. 2009 елда Яшьләр хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Русские Витязи» клубы уенчысы Никита Селюков «Крылья» белән уен вакытында арбитрны тешли. Хөкемдар тукмаша башлаган хоккейчыларны аерырга дип арага кергән була. «Моңа кадәр бездә судьяларны беркемнең бервакытта да тешләгәне булмады», - дип гаҗәпләнә КХЛ хөкемдарлары комитеты башлыгы Александр Поляков.
Ничек кенә гаҗәп булмасын, тешләүнең уенчыга Олимпия медале китергән очрагы да бар. 2012 елгы Лондон Олимпиадасында Һиндстан көрәшчесе Сашила Камара ярымфинал очрашуында казах көрәшчесе Акжурекның башта күзләренә бармагы белән баса, аннары колагын тешли. Секундантлар мондый хилафлыкны күрми кала. Тренерлар казах көрәшчесенең җәрәхәтләр алуын алыш тәмамланганнан соң гына күрә, тик инде соң була. Аларның һинд көрәшчесенә чаралар күрергә тырышуы ярымфинал нәтиҗәләрен гамәлдән чыгара алмый. Гадел булмаган алым белән җиңгән Сашила Камара, финалда гына оттырып, Олимпия уеннарының көмеш медален яулый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading