16+

Иң мөһиме катнашумы, әллә шулай да җиңүме?

Фигуралы шуу спорты җанатарлары 1990 еллар урталары-2000 еллар башында бозны дер селкеткән Франция пары - Анисина-Пейзера дуэтын бик яхшы хәтерлидер. Җирән чәчле Мәскәү кызы Марина белән темпераментлы француз егете Гвендаль боздагы искиткеч оригиналь биюләре белән Франция халкын гына түгел, әлеге спорт төренә мөкиббән киткән барлык тамашачының мәхәббәтен яулады.

Иң мөһиме катнашумы, әллә шулай да җиңүме?

Фигуралы шуу спорты җанатарлары 1990 еллар урталары-2000 еллар башында бозны дер селкеткән Франция пары - Анисина-Пейзера дуэтын бик яхшы хәтерлидер. Җирән чәчле Мәскәү кызы Марина белән темпераментлы француз егете Гвендаль боздагы искиткеч оригиналь биюләре белән Франция халкын гына түгел, әлеге спорт төренә мөкиббән киткән барлык тамашачының мәхәббәтен яулады.

2002 елда Американың Солт-Лейк-Сити каласында узган кышкы Олимпиадада боздагы биюләрдә чемпионлык яулаганнан соң, пар профессиональ спорттан киткән иде. Гвендаль тренерлык эшенә кереште, Марина да бу өлкәдә үзен сынап карады. Фигуристка актер Никита Джигурдага кияүгә чыгып, ике бала тапканнан соң, хәзер төп вакытын аларны тәрбияләүгә багышлый. Шушы көннәрдә генә әлеге парның янәдән зур спортка кайтырга җыенуы турында игълан итүе аяз көнне ялтыраган яшен кебек булды. Хәтта аларны оныта алмаган тамашачы өчен дә бу көтелмәгән яңалык иде.
Спортчыларга кабат фигуралы шууга кайтырга Франция федерациясе тәкъдим ясаган. Спорт басмалары хәбәрләренә караганда, хәзер 37 яшьлек фигуристка ярыш кондицияләрен туплау белән мәшгуль икән.
«Фигуралы шуу буенча Франция федерациясе һәм әлеге илнең Спорт министрлыгы Сочи Олимпиадасы алдыннан безгә шундый тәкъдим ясады. Әгәр кышкы Олимпиада Россиядә үтмәсә, мин зур спортка кайту турында уйламаган да булыр идем. Ә бу очракта тәкъдимне үзем өчен бик кызыклы дип таптым. Кызыксынудан тыш, ярышлар өчен көч тә, теләк тә бар әле. Тиздән Франциягә очам, анда сөйләшүләрдән соң бу мәсьәләгә тагын да ачыклык керәчәк», - дип белдерә Марина үзе. Аны шул ук вакытта бүген спортның бу төрендә чыгышларны бәяләү системасының камил булмавы, ә спортчыларга иҗади эзләнү җитмәү борчый. «Бүген фигуралы шууда барысы да кабатлауларга килеп терәлә. Берәү дә яңаны эзләп табу, креатив идеяләрне тормышка ашыру белән шөгыльләнергә теләми», - ди Олимпия чемпионы.

Безнең белешмә: Марина Анисина мәшһүр хоккейчы Вячеслав Анисин белән фигурист Ирина Черняева гаиләсендә 1975 елда дөньяга килә. Энесе Михаил Анисин илебезнең танылган хоккейчыларының берсе, бүген «Северсталь» командасында уйный.
Марина фигуралы шууда карьерасын Илья Авербух белән бер парда башлый. Анисина-Авербух дуэты юниорлар арасында 1990 һәм 1992 елларда узган дөнья чемпионатларының алтын медальләрен яулый. Соңрак Авербух партнершасы итеп Ирина Лобачеваны сайлагач, Марина Сергей Сахновский белән бии башлый. Сахновский Израильгә китеп баргач, Анисина беркадәр вакыт Мәскәүдә үзе генә шөгыльләнергә мәҗбүр була. Россиядә аңа туры килерлек фигурист табылмый. Шул вакытта кыз, тренеры киңәшен тотып, дуэт өчен парны чит илләрдән эзләргә керешә. Видеоязмаларны карый торгач, аның игътибарын француз спортчысы Гвендаль Пейзера җәлеп итә. Хатка уңай җавап алынуга, 1993 елда кыз Франциягә юл ала. Пейзера Мәскәүгә күчеп килергә, Россия өчен чыгыш ясарга риза булмый. Маринага Франциядә төпләнеп, бу илнең гражданлыгын алырга һәм спорт ярышларында Франция өчен чыгыш ясарга гына кала. Анисина-Пейзера дуэты боздагы биюләрдә 2000 елда - дөнья, 2002 елда Олимпия чемпионы титулларын яулый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading