16+

Изге урын буш тормый

Нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасы лидеры, Пекин һәм Лондон Олимпиадалары чемпионы Евгения Канаеваның спортчы карьерасында ким дигәндә бер елга тәнәфес ясап торачагы игълан ителде. 22 яшьлек спортчы кызның әлегә спорттан бөтенләй китүе турында сүз бармый. Һәрхәлдә, ул үзе дә, Россиянең нәфис гимнастика федерациясе президенты, команданың баш остазы Ирина Винер...

Нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасы лидеры, Пекин һәм Лондон Олимпиадалары чемпионы Евгения Канаеваның спортчы карьерасында ким дигәндә бер елга тәнәфес ясап торачагы игълан ителде. 22 яшьлек спортчы кызның әлегә спорттан бөтенләй китүе турында сүз бармый. Һәрхәлдә, ул үзе дә, Россиянең нәфис гимнастика федерациясе президенты, команданың баш остазы Ирина Винер да шулай дип белдерә. Ничек булса да, Женя булмаганда, командада лидерлыкны үз җилкәсенә алырлык, нәфис гимнастика традицияләрен лаеклы дәвам итәрлек алмаш кирәк иде. Шуңа да аның командадагы партнеры Дарья Дмитриевага зур өметләр багланды. Тик бер-бер артлы алган җәрәхәтләре кызга элеккегечә югары дәрәҗәдә чыгыш ясарга мөмкинлек бирми. Һәм менә бу көннәрдә алмашның исеме аталды, ул - тренерлар Әминә Зарипова белән Наталья Кукушкина шәкерте 17 яшьлек Маргарита Мамун.
«Лондон Олимпиадасыннан соң буыннар алмашынуын аңларга кирәк. Тренерлар штабына да яңа белгечләр, командага өметле яшь спортчылар килде», - ди легендар тренер. Җыелма команданың яңа лидеры Маргарита Мамун белән бергә 2016 елда Бразилиядә узачак Олимпиадага Александра Меркулова, Елизавета Назаренко, Анна Трубникова, Дарья Сватковская һәм Мария Титова әзерләнәчәк.
Маргарита Мамун - 2011 елгы Россия чемпионы, Монреаль шәһәрендә узган Дөнья кубогы ярышларының бронза призеры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading