16+

Камил Исхаков: «Бәлки «Рубин»га үзебезнең диварлар булышыр»

Бүген «Казан-Арена» стадионында узачак «Рубин» - «Ливерпуль» уенына 30 меңләп билет сатылуы мәгълүм. Әйе, бу очрашуны күпләр көтә.

Камил Исхаков: «Бәлки «Рубин»га үзебезнең диварлар булышыр»

Бүген «Казан-Арена» стадионында узачак «Рубин» - «Ливерпуль» уенына 30 меңләп билет сатылуы мәгълүм. Әйе, бу очрашуны күпләр көтә.

Бу уңайдан без Казанның элеккеге мэры һәм «Рубин» клубында президент вазифасын башкарган Камил Исхаков белән элемтәгә кереп, аның бу очрашудан нинди нәтиҗә көтүен кызыксындык.

- Мин Ливерпульдагы матчта үзем дә булдым, әйбәт нәтиҗәгә ирештек. Шулай да Казанда безгә тагын да авыррак булачак. Әле менә безнең көндәшләрнең «Челси»га каршы уенын карап утырам, «Ливерпуль» бик матур уен күрсәтә. Кабатлап әйтәм, безгә бик авыр булачак. Бәлки, «Рубин»га үзебезнең диварлар булышыр.

- Камил Шамилевич, быел безнең команда нәтиҗәләре белән мактана алмый. Ринат Билалетдиновны эшеннән алу ашыгылган, уйланылып бетмәгән адым булмадымы икән?
- Аны бөтенләй эшкә алырга кирәк түгел иде! Мин аның ничек эшләгәнен беләм, күрдем.

- Ник алай дип уйлыйсыз? Ул җыйган команданы бүген аның ярдәмчеләре җитәкли. Уен алымы да нык үзгәрде дип әйтеп булмый...
- Әйтәм бит, аны алданрак куарга кирәк иде! Команданы җыеннарга ук башка кеше алып барырга тиеш иде.

- Ләкин бит узган ел «Рубин» матур нәтиҗәгә иреште, монда Ринат Сәяр улының да өлеше зур дип уйламыйсызмы?
- Безгә анда уңыш кына елмайды. Шулай ук иске состав футболчылары да зур роль уйнады. Мин шулай дип уйлыйм. Бүгенге тренер Билалетдинов җыйган уенчылар белән берни эшли алмый, аңа бик авыр. Илсур Метшинга да (клуб президенты) бик авыр бүген. Аның шундый хәлдәге командага килүе үзе үк зур батырлык.

- Камил Шамилевич, «Рубин» - «Ливерпуль» уенына сезнең фаразларыгыз ничек?
- Беләсезме, мин фаразларга яратмыйм. Безнең футболчыларга уңышлар телим, ләкин бик авыр булачак. Җанатарларның ярдәме зур булыр дип өметләнәм.

Фото: sport.business-gazeta.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading