16+

Казан кайный... автомобильләрдән

Узган ел Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 77 мең очрагы теркәлгән, 6 мең кеше транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгыннан билгеле бер вакытка мәхрүм ителгән.

Казан кайный... автомобильләрдән

Узган ел Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 77 мең очрагы теркәлгән, 6 мең кеше транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгыннан билгеле бер вакытка мәхрүм ителгән.

- Башкалада бүген транспорт чараларының саны 300 мең берәмлектән артып китте. Үзәк урамнар юлларының сыйдырышлылыгы 80 процентка кадәр тулды. Шулай да һәлакәтләрнең төп сәбәбе - кагыйдәләрне үтәмәү. Быел гына да Казанда инде 178 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 7 кешенең гомере өзелде, - диде шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов. Ул шулай ук Федераль һәм республика бюджетлары чыганаклары ярдәмендә шәһәр хакимиятенең урам-юл челтәрен үстерүдә күләмле эшләр башкаруын да билгеләп үтте. Универсиадага әзерлек кысаларында 11 юл-транспорт чишелеше, җәяүлеләр өчен 23 урында җир өсте яки җир асты юл кичүе төзелә, 33 урам юлы төзекләндерелә. Бу корылмаларның күбесе инде сафка бастырылды.
Казанда 2015 елга 300 урам чатын адаптив светофорлар белән җиһазландыру күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading