Казан шәһәренең көрәш федерациясе бар, күптәннән эшләп килә ул. Элеккеге елларда Казан шәһәре чемпионатлары, балалар арасында ярышлар, вузлар арасында бәйгеләр гөрләп уза иде. Казан чемпионатларының “УНИКС” базасында узган вакытларын хәтерлидер әле урта һәм өлкәнрәк буын: зал тулы тамашачылар, иң көчле составлар, чемпионатны карарга килгән шәһәр мэры һәм шәһәр районнары башлыклары... Татарстан чемпионатларыннан бердә ким узмый иде ул ярышлар. ВУЗ бәйгеләре дә бик югары дәрәҗәдә үтә иде. Кызганыч, соңгы елларда без моның берсен дә күрмибез. Казан чемпионаты да тыныч кына узып китте, вузлар бәйгесен дә күрмәдек, хәтта кемнәр җиңгәнен, ничек көрәшкәннәрен дә белми калдык. Кем гаепле? Казан хакимияте көрәшне үз күрмиме (алай дисәң, Сабан туйларында көрәшчеләр дә, көрәш тә кирәк), шәһәр федерациясеме (гамәлдә бар ич ул), уртак хезмәттәшлек җитмиме – билгесез.
Татарстан башкаласында көрәш торышы хакында сөйләшергә җыелдылар да инде “Ак Барс” Көрәш сараенда. Очрашуны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов инициативасы белән, республиканың көрәш федерациясе оештырды.
ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белдергәнчә, бүгенге көндә республикада 131 спорт төре бар, төрле спорт төрләре буенча 128 федерация гамәлдә. Ягъни республикада спорт төрләре арасында бик зур көндәшлек бар. Ата-аналарга да, балаларга да сайлау мөмкинлеге зур дигән сүз бу. Араларында теге яки бу спорт төрен зур акча эшләү мөмкинлеген истә тотып сайлаучылар да бар. 50нче боз сарае төзелеп ята әнә. Димәк, хоккейны сайлаучылар тагын да артачак. Спорт министры урынбасары фикеренчә, көрәшне үстерү дәүләт программасы булдырырга кирәк. Кире очракта бүгенге көннәрне дә сагынып искә алырга мөмкин. Казан шәһәрендә көрәшне үстерү дигәндә, Хәлил Хәмит улы ике мөмкинлек бар дип саный: спорт мәктәпләре һәм югары уку йортлары. Басымны шуларга ясарга кирәк.
Казан шәһәре хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе урынбасары Ришат Ибәтуллин сүзләренә караганда, башкалада көрәш “Ак Барс” Көрәш сараеда, “Авиатор” һәм 5 мәктәптә. Көрәш буенча 9 тренер эшли дигәч, күпләр сискәнеп тә китте. Бу бит миллионнан артык кеше яшәгән Россиянең спорт башкаласында! Футбол буенча әнә башкалада 200ләп тренер эшли. Ришат Рәшит улы тренерлар җитмәвен чыннан да зур проблема икәнен ассызыклады. Ә нигә җитми? Әйе, хезмәт хаклары аз. Казанда көрәш тренерларының хезмәт хакы уртача 22 мең сум икән. “Ноу-коммент”, кем әйтмешли. Хәлил Шәйхетдинов, профильле министрлык вәкиле буларак, шикләнде дә әле бу уңайдан. Шунда ук тиешле кешегә шалтыратып белешергә ашыкты. Телефонның теге ягындагы ханым Казанда тренерларның уртача хезмәт хакы 40 меңнән артып китүе турында белдерде. Залда утырган халыкның гөҗ килүен күрсәгез! Кәгазьләрдә башка саннар булырга мөмкин шул, анысын гына беләбез, дигәндәй. Дөрес, Ибәтуллин бу саннарның көрәшкә генә каравын әйтте, төрле спорт төрләрендә саннар төрлечә, 60-70 мең эшләүчеләр дә бар икән, шуның белән бәлки 40 мең җыеладыр да.
Комментарийлар