16+

Көрәшчеләр көткән хәбәр - Татарстан чемпионатының узу вакыты үзгәрде

Билгеле булганча, көрәш буенча Татарстан чемпионаты 2025 елның гынйвар аенда үтәргә тиеш иде.

Билгеле булганча, көрәш буенча Татарстан чемпионаты 2025 елның гынйвар аенда үтәргә тиеш иде.

«Көрәш җәмәгатьчелегеннән килгән мөрәҗәгатьләрне истә тотып, шулай ук 2025 ел башындагы көрәш календарен бераз «җиңеләйтү» максатыннан, көрәш буенча Татарстан чемпионатын быел – 19-21 декабрь көннәрендә уздырырга карар кылдык», дип хәбәр итте безгә ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров. Ул республика ярышларында җиңү яулаган көрәшчеләрнең 2025 елның апрелендә узачак Россия чемпионатында катнашачакларын искәртте.

Бу карар берничә минут элек кенә кабул ителгән. Шуңа да әлегә ярышларның баш хөкемдары да билгеле түгел, бәйгенең нигезләмәсе дә якын көннәрдә районнарга җибәреләчәк, дип билгеләп үтте Марсель Таһиров.

Чыннан да, көтелгән хәбәр. Алайса быел инде көрәшсез калабыз дип борчылган идек.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading