16+

Көрәш җанатарлары лидеры: "Мин көрәш бәйгесен көттем, башка вакытка күчерүгә каршы"

Көрәшчеләр көчле егетләр, даими спорт белән шөгыльләнәләр. Үз-үзләрен саклап, иммунитетларын югары тотып, чирләргә бирешмәсеннәр иде дип телисе килә. Илдәге хәлләр иминләнеп, тизрәк киләсе ярышларда исән-сау күрешергә язсын!

Көрәш җанатарлары лидеры: "Мин көрәш бәйгесен көттем, башка вакытка күчерүгә каршы"

Көрәшчеләр көчле егетләр, даими спорт белән шөгыльләнәләр. Үз-үзләрен саклап, иммунитетларын югары тотып, чирләргә бирешмәсеннәр иде дип телисе килә. Илдәге хәлләр иминләнеп, тизрәк киләсе ярышларда исән-сау күрешергә язсын!

Көрәш ярышларын билгесез вакытка күчерү турындагы фикере белән Татарстан көрәш җанатарлары лидеры Рөстәм Зарипов та уртаклашты

- Һәр кеше нидер өмет итеп, планнар корып яши. Ә чынбарлык көтелгәнгә туры килмәсә - кешедә негатив хисләр туа. Аерма зуррак булган саен, негатив хисләрнең көче дә зуррак.
Көрәш бәйгеләре күчерүгә килгәндә, кемдер хуплый, кемдер каршы килә, чөнки һәр кешенең киләчәкне күзаллавы төрле. Мин, шәхсән, үзем көрәш бәйгесен бик көттем, күчерүгә каршы. Роспортребнадзорның таләпләрен кирәгеннән артык катгый, дип саныйм. Карарларының нәрсәгә таянып куелганын аңлатучы юк, сөйләгәннәренә ышанмыйм. Әкияттәге "Бүре, бүре", - дип кычкырган малай сүзләре шикелле генә яңгырый алар хәзер. Автобуслардагы кодларны таләп итү, кафе-ресторанның вакытын чикләү, халык өчен чаралар уздыруны киметү оештырылса да, нәтиҗәсе бер - бар халык авыртып чыгачак. Моны башка илләр, регионнар белән чагыштыруда күреп була. Файдасы булмагач, ул чикләүләр нигә кирәк?
Көрәш бәйгеләрен күчерүгә килгәндә, оештыручылар Роспотребнадзор куйган таләпләргә буйсыналар булса кирәк. Шуна күрә үзара бәхәсләшү кирәкми, илдәге вәзгыятнең үзгәрүен көтәсе генә кала. Көрәшчеләр көчле егетләр, даими спорт белән шөгыльләнәләр. Үз-үзләрен саклап, иммунитетларын югары тотып, чирләргә бирешмәсеннәр иде дип телисе килә. Илдәге хәлләр иминләнеп, тизрәк киләсе ярышларда исән-сау күрешергә язсын! - дип яза ул.

Бу хакта тагын укырга:

Көрәшчеләр сәламәт булсын, яки ярышларны күчерергәме, юкмы?

"Менә чыгалар ди малайлар келәмгә, берсенең авырмавына беркем дә гарантия бирә алмый бит!"

Фото: Инстаграм

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading