16+

«КУБАНЬ» капитаны «РУБИН»га күчә

Казанның «Рубин» клубы җитәкчелеге «Кубань»дагы коллегалары белән сөйләшеп, 28 яшьлек Владислав Куликны үзләренә күчерү шартларын килештергән. «Кубань» капитаны «Рубин»нан китеп барган испан егете Пабло Орбаисны алыштыручы буларак карала.

«КУБАНЬ» капитаны «РУБИН»га күчә

Казанның «Рубин» клубы җитәкчелеге «Кубань»дагы коллегалары белән сөйләшеп, 28 яшьлек Владислав Куликны үзләренә күчерү шартларын килештергән. «Кубань» капитаны «Рубин»нан китеп барган испан егете Пабло Орбаисны алыштыручы буларак карала.

Футболчының тулысынча күчеп бетүе турындагы документлар трансферлар тәрәзәсе ачылганнан соң (Россиядә ул 17 июньдә башлана һәм 6 августка кадәр бара) рәсмиләштерелеп бетәчәк. «Агымдагы чемпионат тәмамланмый торып, безнең клуб трансфер мәсьәләләрен карамый, - ди «Кубань»ның спорт директоры Сергей Доронченко. - Алда чемпионатның ике туры бар, команда шуны гына күз алдында тотарга тиеш. 26 майдан соң нәрсәдер әйтергә мөмкин булыр». «Динамо»ның хәзерге тренеры Дан Петреску, Кулик белән «Кубань»да эшләгән кеше буларак, ярымсакчының талантын һәм перспективаларын югары бәяли.
Владислав - Тольятти «Лада»сында тәрбияләнгән егет. «Кубань»га килеп эләккәнгә чаклы талантлы уенчы төрле клублар данын яклап йөргән. Алар арасында Волгоградның «Ротор», Новороссийскиның «Черноморец», Екатеринбургның «Урал», Грозныйның «Терек», Самараның «Крылья Советов» клублары бар. Ә «Кубань»да Кулик 73 матч уздырып, уен кыры үзәгендәге төп уенчыга әйләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading