Реклама
Студентларның җәйге уеннары көннән-көн якыная. Июльдә Казанга бик күп илләрдән спортчылар, волонтерлар, кунаклар килергә тиеш. Ә аларның барысын да урнаштырырга, яшәү өчен тиешле шартлар да тудырырга кирәк бит әле.
Универсиада авылында урнашачак спорт делегацияләреннән кала, уеннар вакытында шәһәрдә барлыгы 39319 кешене урнаштырырга кирәк. Шулар арасыннан 19 мең кеше - кунаклар һәм чит ил персоналы, 20 меңе - ярышларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк көч структуралары вәкилләре, дип хәбәр итә «Казан- 2013» Башкарма дирекциясе» җитәкчесе урынбасары Оксана Тубман. Бу мәсьәләне инде бүген үк хәл итәләр, барысы да алдан планлаштырылган. Уеннарга килгән кешеләр кунакханәләрдә генә түгел, ә теплоходларда, хостел, шифаханә, җәйге сәламәтләндерү лагерьларында, арендага алынган фатирларда да торачак. FISU гаиләсе һәм Универсиаданы оештыручылар «Мираж» һәм «Корстон» кунакханәләренә урнашса, Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарында катнашырга тиеш артистлар «Идел» һәм «Елга аръягы» сәламәтләндерү лагерьларына урнашачак. Читтән килгән журналистлар Универсиада вакытында йөзә торган кунакханәләргә әйләнгән теплоходларда яшәргә тиеш. Социаль ипотека программасы буенча төзелгән 4 йорт Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 4,5 мең волонтерның тору урыны булыр дип ниятләнелә һ.б.
Казан мэры Илсур Метшин: «Универсиада вакытында һәрбер урын исәптә булачак. Барлык клиентларны югары дәрәҗәдәге кунакханәләрдә урнаштыра алмасак та, кунаклар һәм катнашучыларның, журналистлар, волонтерлар, персонал һәм башка төркем клиентларның яшәүләре өчен без уңай шартлар тудыра алабыз», - диде. Бу турыда Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз