16+

Ни эшләсәң дә килешә безнең ише егеткә

«Рубин» Россия чемпионаты кысаларындагы икенче уенын рәттән Грозныйда уздырды. Бу юлы казанлыларны мәйдан хуҗасы «Терек» кабул итте. Уенда трибуналардагы җанатарлар теге яки бу як капкасына кертелгән бер генә тупны да күрә алмады. Аның каравы Чечня башкаласындагы уен җәнҗал белән истә калды.

Ни эшләсәң дә килешә безнең ише егеткә

«Рубин» Россия чемпионаты кысаларындагы икенче уенын рәттән Грозныйда уздырды. Бу юлы казанлыларны мәйдан хуҗасы «Терек» кабул итте. Уенда трибуналардагы җанатарлар теге яки бу як капкасына кертелгән бер генә тупны да күрә алмады. Аның каравы Чечня башкаласындагы уен җәнҗал белән истә калды.

Матч азагында арбитр Михаил Вилков «Терек» уенчысы Уциевны тупас уены өчен кырдан чыгарып җибәргәч, бөтен стадионга динамиктан «судья сатлыкҗан...» дигән сүзләр тезмәсе яңгырап, уенчылар, арбитрларны гына түгел, җәнҗал чыгару буенча шактый «стажлы» җанатарларны да гаҗәпкә калдырды. Уенны туры эфирда шәрехләгән комментатор да берара сүзсез калган дип сөйләделәр хәтта. Канәгатьсезлек белдергән тамашачыларның бигрәк тә футбол, хоккей мәйданнарында арбитрларга ямьсез сүзләр кычкыруы гадәти күренеш, моның белән бүген беркемне дә шаккатырып булмый, дияр бәлки кайберәүләр. Әмма бу юлы фишка башкада шул. Бераз соңрак Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров микрофонга барып бөтен стадионга кычкырган батыр «диктор»ның үзе булуын язып чыкты. «Уен арбитрның ялгышы аркасында коточкыч булды. Уциевка бернинди җитди сәбәпсез икенче сары карточка бирү, көндәшләр капкасына пенальти билгеләмәү - ул уенны үзенчә үзгәртү өчен барын да эшләде. Футбол сөючеләр алдында кызган баштан яңгыраткан сүзләрем өчен гафу үтенәм. Әмма арбитрдан гафу сорарга җыенмыйм, ул лаеклысын алды, ди «Терек»ның шәрәфле президенты дигән исемне дә йөрткән Кадыйров. Гади җанатар буларак Рамзан әфәнденең туган клубы өчен янып-көюен аңларга тырышып булса да, зур төбәкне җитәкләгән дәүләт эшлеклесе авызыннан бөтен стадионга шундый сүзләр яңгырау бернинди кысага да сыймый. Ни эшләсәк тә килешә безнең ише егеткә булып чыга инде бу. Өстәвенә Россия профессиональ футбол лигасы Башкаручы директоры Сергей Чебан бу инцидентны бик тыныч шәрехли: «Кадыйровны бер матч караудан мәхрүм итеп булыр иде, ләкин бу юлга басасы килми. Буласы булган инде, барысына да эмоцияләр гаепле. Ул гафу үтенде бит инде. Уеннан соң барлык хөкемдарлар, делегатлар белән шалтыратышып сөйләштек. Барысы да стадионнан тыныч кына киттеләр, гадәттән тыш хәлләр булмады».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading