16+

Олимпиадада катнашу өчен, кесә калынлыгы да кирәк

Сочида Олимпиадага кадәр уздырылачак җыеннар хоккей буенча Россия җыелма командасына 34 миллион сумга төшәчәк. Безнең хоккей командасының ак Олимпиада башкаласында уздырачак 10 көнлек күнекмәләре шулкадәр чыгым таләп итәчәк. Бу сумма Мәскәү өлкәсендәге Новогорск базасындагы күнекмәләр уздыру чыгымнарына караганда 34 тапкырга кыйммәтрәк.

Безнең биатлончылар да Олимпиадага кадәр әзерлек җыеннарын Сочида үткәрергә планлаштыра. Аларның чыгымнары 7 миллион сумнан артачак. Шуның 6 миллионы трассаны арендалау өчен түләнергә тиеш икән. Бу өлешен, Россия Биатлончылар берлеге белән төзелгән спонсорлык килешүе нигезендә, «Газпром» түләячәк. Чагыштыру өчен: безнең биатлончылар Европа илләрендә күнекмәләр җыены уздырган өчен уртача 2 миллион сум, үзебезнең Төмәндә уздырган өчен 1 миллион сум гына түли.
Тимераякта йөгерүчеләребезгә дә Сочи бозында күнекмәләр уздыру Европа яки Мәскәү өлкәсендәге базаларга караганда кыйммәткә төшәчәк. Сочи бозындагы күнекмәләр 26 миллион сум тора, ә Европада моның өчен - 1,5 миллион сум, Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендәге базада 1 миллион сум түләргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading