16+

Озын-озак плей-офф

Күптән түгел Көнбатыш конференциясенең чирекфиналы кысаларында озын матч уздырып, «Северсталь» белән «Локомотив» КХЛда яңа рекорд куйды.

Озын-озак плей-офф

Күптән түгел Көнбатыш конференциясенең чирекфиналы кысаларында озын матч уздырып, «Северсталь» белән «Локомотив» КХЛда яңа рекорд куйды.

Череповец бозында үткән бу матчта уен вакыты якынча ике сәгатькә - 118 минут 48 секундка сузылды. Монда сүз чиста уен вакыты турында гына бара. Овертаймда «Северсталь» җиңү алкасын керткәндә, вакыт төнге беренче 15 минут киткән иде инде. Ә уен кичке сәгать җидедә башланды.
Өч периодны эченә алган төп уен вакытын командалар уртак исәпкә тәмамлаганда, хоккей кагыйдәләре буенча, җиңүчене ачыклау өчен 5 минутлык өстәмә вакыт бирелә. Командалар анда да алка кертә алмаса, көндәшләр капкасына буллитлар сериясе билгеләнә. Ә менә КХЛда плей-офф этабында төп вакыт уртак исәпкә тәмамланганда, 20 минутлык овертайм каралган. «Северсталь» белән «Локомотив» арасыннан җиңүчене ачыклау өчен шушы 20 минут та җитмәде. Нәтиҗәдә уенчыларның очрашуы ике матч озынлыгына сузылды да инде.
Плей-оффта моңа охшаш вакыйга беренче тапкыр «җиңүгә кадәр овертайм» принцибы гамәлгә кергән 2010 елда күзәтелгән иде. «Ак Барс» белән «Барыс»ның 1/8 финал кысаларында үткән матчларының берсендә тамашачылар җиңү алкасын өченче овертаймның алтынчы минутында гына күрә алды. Ул вакытта бу матч 104 минутка сузылды. Ә 2011 елда плей-оффта «Авангард» белән «Металлург» каршылыгында чиста уен вакыты 110 минут 11 секунд тәшкил итте. Бу юлы исә «Северсталь» белән «Локомотив» алардан да 8 минут 37 секундка озаграк уйнады.
Шулай да безнең чемпионатка НХЛ рекордын узарга ерак әле. Озакка сузылган матч буенча дөнья рекорды 1936 елда ук «Детройт» белән «Монреаль» матчында куелган була. Әлеге командаларга 60 минутлык төп уен вакытыннан тыш, 117 минутка сузылган овертайм да уздырырга туры килә! «Детройт» җиңү алкасын алтынчы овертаймның 12 нче минутында гына кертә ала. Кичке тугызынчы яртыда башланган матч төнге өченче яртыда гына тәмамлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading