16+

Россия хоккеенда талантлы яшьләр кими, диләр

Милли хоккей лигасында сезон күптән түгел тәмамланып, океан артында уйнаучы спортчыларның җәйге яллары әле кызып кына килә. Ә Континенталь хоккей лигасы командалары тагын берничә көннән яллардан чыгып Олимпия алды сезонына ныклы әзерлеккә керешәчәк. Илнең төп командасы да күнекмәләр җыенына әзерләнә. Сочи Олимпиадасында НХЛ уенчылары ярдәменә генә ышану дөрес булырмы, Россия...

Россия хоккеенда талантлы яшьләр кими, диләр

Милли хоккей лигасында сезон күптән түгел тәмамланып, океан артында уйнаучы спортчыларның җәйге яллары әле кызып кына килә. Ә Континенталь хоккей лигасы командалары тагын берничә көннән яллардан чыгып Олимпия алды сезонына ныклы әзерлеккә керешәчәк. Илнең төп командасы да күнекмәләр җыенына әзерләнә. Сочи Олимпиадасында НХЛ уенчылары ярдәменә генә ышану дөрес булырмы, Россия...

- Россия җыелма командасы Малкин белән Дацюкка артык бәйле дип уйламыйсызмы?
- Калган уенчылар турында онытырга һич ярамый. Уңышларда Женя белән Пашаның хезмәте генә дип уйлау дөрес түгел. Ахыргы тапкыр алтын медальләр алган елда, мәсәлән, шул ук Пережогин бик яхшы уен күрсәтте.
- Ни өчен, мәсәлән, Морозов белән Радулов команда уенын үз җилкәсендә алып бара алмый?
- Билалетдинов Морозовтан күптән баш тартты бит инде. Аның элекке партнеры Зариповны да командага җәлеп итми. Бу, әлбәттә, тренерның шәхси эше. Әлегедәй хәтеремдә: 1980 елгы Олимпиадада американнарга оттырганнан соң, ул вакыттагы баш тренерыбыз Виктор Тихонов хоккей ветераннарын командага кабат чакырып алды һәм алар белән ике дөнья чемпионатын отты.
- Быел безнең команданың дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясый алмавына нәрсә комачаулады дип саныйсыз?
- Минемчә, төп проблема психология белән бәйле иде. Күпләр көчләрен тулы куәтенә эшкә җигәргә теләмәде кебек. Алда Сочи Олимпиадасы торганы күздә тотылганда, моны аңларга була.
- Бүген илдә хоккейның торышын, гомумән, ничек бәялисез?
- Хәзер илдә шундый уңай тенденция күзәтелә: яңа шугалаклар төзелә, яңа хоккей мәктәпләре ачыла, хоккейны телевизордан күрсәтү артты. Балалар һәм үсмерләрнең спортның әлеге төре белән шөгыльләнү, камилләшү өчен бөтен мөмкинлекләре бар.
- Безнең хоккейда талантлы яшьләр кими бара дигән фикер белән килешәсезме?
- Ил җыелма командаларының ничек чыгыш ясавына карап үзегез дә анализлый аласыз. Узган сезонда юниорлар, яшьләр һәм төп җыелма командаларның барысы да хәлиткеч уеннарда оттырды.
- КХЛга кайчан да булса НХЛдан уенчылар агыла башлармы?
- Бу хакта сөйләү, дөресен генә әйткәндә, инде туйдырды. Бездә шундый гадәт: иртән уянып телевизорны кабызуга ук алып баручылардан башта «Детройт» яки «Питтсбург»ның ничек уйнавы турындагы хәбәрне ишетәсең. Әйтик, шул ук «Ак Барс»ның уен нәтиҗәсен аннан соң гына хәбәр итәләр. Менә бездә шундый сәер тенденция күзәтелә. Хоккей дөньясы бер НХЛга гына терәлеп калмаган бит инде.
- Ләкин бит НХЛ дөньядагы иң көчле хоккей лигасы булып калуын дәвам итә...
- Океан артындагы хоккей клубларының инде күптәннән финанс яктан үз-үзләрен аклауларын онытырга ярамый. Алар билетлар сатудан, атрибутикадан, телевизион трансляцияләрдән зур акчалар эшли. Ә без әле шундый шартларга ияләнеп кенә киләбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading