16+

Россиянең иң абруйлы хатын-кызлар арасында спортчылар аерым урын тота

Инде икенче ел рәттән, Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп, Россиянең иң абруйлы гүзәл затлары рейтингы игълан ителде. Әлеге мәртәбәле исемлекне «Эхо Москвы» радиостанциясе, РИА «Новости», «Интерфакс» мәгълүмат агентлыклары һәм «Огонек» журналы төзи. 2012 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән исемлеккә югары вазифалар биләгән хәлдә сәясәт һәм бизнес өлкәсендә карарлар кабул итүдә сизелерлек...

Бу юлы гомуми рейтингның башында РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвеенко тора. Абруйлы хатын-кызлар аерым категорияләр буенча да билгеләнә. «Спорт» категориясендә быелгы беренче бишлек узганыннан әллә ни аерылмый. Бары легендар тренер Татьяна Тарасованы тимераякта шуу спорты буенча Олимпия чемпионы, Федерация Советы әгъзасы Светлана Журова алмаштырган. Калган дүртлек бераз позицияләрен үзгәртүгә карамастан, беренче бишлектәге урынын югалтмаган. Аларның икесе - нәфис гимнастика вәкилләре, калганнары - фигурист һәм теннисчы. Нәфис гимнастикада Олимпия чемпионы һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Алинә Кабаева, әлеге спорт төре буенча Бөтенроссия федерациясе президенты һәм баш тренер Ирина Винер исемлектә 1 нче һәм 2 нче позицияләрен саклап калган. Теннисчы Мария Шәрәпова 5 нче урыннан 3 нче урынга күтәрелгән. Ә менә өч тапкыр Олимпия чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирина Роднина 4 нче урыннан бер позиция аска төшкән. Светлана Журова исә 2011 ел нәтиҗәләре буенча 6 нчы позициядә булса, бу юлы бер баскыч өскә менгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading