16+

Сочи Олимпиадасы НХЛ «йолдызлар»ыннан башка гына узмагае

Сочи Олимпиадасында безнең хоккейчылардан бары җиңү генә көтәләр. Россиянең алкалы хоккей буенча дөнья чемпионатларын кабул иткәне булса да, моңа кадәр кышкы Олимпия уеннарының бездә бер тапкыр да узганы булмады. Совет чорында безнең легендар хоккей дружинасы Олимпия чемпионы исемен чит тамашачы каршында башка мәйданнарда яулады. Ә бит ул чорда хоккейчыларыбыз Олимпиадада...

Сочи Олимпиадасы НХЛ «йолдызлар»ыннан башка гына узмагае

Сочи Олимпиадасында безнең хоккейчылардан бары җиңү генә көтәләр. Россиянең алкалы хоккей буенча дөнья чемпионатларын кабул иткәне булса да, моңа кадәр кышкы Олимпия уеннарының бездә бер тапкыр да узганы булмады. Совет чорында безнең легендар хоккей дружинасы Олимпия чемпионы исемен чит тамашачы каршында башка мәйданнарда яулады. Ә бит ул чорда хоккейчыларыбыз Олимпиадада...

Яңа Россия тарихында ил җыелма командасының бу мәртәбәле исемне әле бер тапкыр да яулый алганы юк. Шуңа күрә үзебездә узачак кышкы уеннарда ил өчен җиңү яулауның әһәмияте спорт мәнфәгатьләре ягыннан гына түгел, сәяси яктан да бик зур булачак. Бу урында танылган фигурист һәм тренер Александр Жулинның сүзләре искә төшә. «Олимпиада җиңүчесе исемен йөртү дөнья чемпионы исеменә караганда күпкә дәрәҗәлерәк. Олимпия чемпионнарына карата, дөнья беренчелегеннән аермалы буларак, бервакытта да экс-чемпион атамасы кулланылмый», - дигән иде ул.
Дүрт елга бер килә торган уеннарда катнашу спортчы өчен зур мәртәбә санала, ә инде Олимпия уеннары аның үз илендә дә узса, катнашу тагын да мәртәбәлерәк була. Шуңа да КХЛ һәм НХЛдагы хоккейчыларыбыз Сочидагы уеннарга чакыру алсалар, шунда ук килергә риза булуларын белдерә.
Милли хоккей лигасында чыгыш ясаучы «йолдызлар»ыбыз җыелма командага кушылганда, уеннарның тагын да мавыктыргыч буласына шик юк. НХЛдагы «йолдызлар»ыбызның берсе - «Питтсбург» һөҗүмчесе Евгений Малкин чакыру алуга, шунда ук ил данын якларга киләчәген, НХЛдагы башка коллегалары белән бу хакта инде сүз берләшеп куюларын хәбәр иткән иде. «Үз илендәге Олимпиадада катнашу бәхете һәркемгә дә тәтеми. Мин бик кирәкле вакытта туганмын, бу минем өчен зур бәхет», - дип белдерде ул әңгәмәләренең берсендә.
Тик легендар хоккейчы Вячеслав Фетисовның фикерләре Евгенийның оптимизмына тәңгәл килми. Бүген Федерация Советында социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары постын биләүче Фетисов океан артыннан Сочига уенчылар килү перспективасының томанлы булуын әйтә. Мәгълүм ки, әлегә кадәр Милли хоккей лигасы белән Халыкара хоккей федерациясе Төньяк Америка лигасы уенчыларының 2014 елда Сочи Олимпиадасында катнашуы хакында килешүгә ирешмәгән. Дөрес, сүздә генә булса да НХЛ вице-президенты Билл Дэйли хоккейчыларны Сочига җибәрергә әзер булуын белдергән иде. Ләкин бизнес мәнфәгатьләрен кайгыртучы менеджерлар моның өчен НХЛга ниндидер формада компенсация булырга тиеш, дип саный. Вячеслав Фетисов моның мантыйкка ярашлы адым булуын таный. «Әгәр бизнес үз товарын вакытлыча биреп тора һәм бу чорда табышын күпмедер югалта икән, ул бу югалтуларны нәрсәдер хисабына компенсацияләргә тиеш була. Халыкара олимпия комитеты моны хупламый, кискен позициядә тора. Аның керемнәрен беркем белән дә бүлешәсе килми. Ә Халыкара хоккей федерациясенең НХЛга компенсация түләргә акчасы юк. Шуңа күрә бик «кызыклы» вазгыять килеп туа: яклар хоккей хакына үз принципларыннан чигенергә риза булырмы, юкмы», - ди Фетисов. Ул шулай да бу четерекле мәсьәләнең чишелешенә ике юл булуын искәртә. Милли хоккей лигасы Олдимпиадада катнашу мөмкинлеге биргән өчен, уенчылар профсоюзыннан ниндидер ташламалар сорарга мөмкин яки олимпия комитеты бюджет бәлешеннән бер кисәкне НХЛга бирергә риза була. «Тик соңгысы бик шикле. Пессимист буласым килми, шулай да Олимпиаданың НХЛ уенчыларыннан башка гына узу ихтималы зур», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading