16+

Спорт мәйданнарында Татарстанны данлаган гүзәл затларыбыз кемнәр алар?

Спортның һәр кешегә үзенең физик һәм рухи ныклыгын ачу өчен зур мөмкинлекләр бирүе мәгълүм. Шуңа да гүзәл затларыбызның хатын-кызлар өчен традицион саналган спорт төрләре белән генә чикләнмичә, яңа дисциплиналар үзләштерүе аңлашыла. Кайчандыр хатын-кызлар белән ассоциацияләп тә булмый торган супермарафон, авыр атлетика, көрәш, бокс кебек спорт төрләрен бүген инде гүзәл затларыбыздан...

Спорт мәйданнарында Татарстанны данлаган гүзәл затларыбыз кемнәр алар?

Спортның һәр кешегә үзенең физик һәм рухи ныклыгын ачу өчен зур мөмкинлекләр бирүе мәгълүм. Шуңа да гүзәл затларыбызның хатын-кызлар өчен традицион саналган спорт төрләре белән генә чикләнмичә, яңа дисциплиналар үзләштерүе аңлашыла. Кайчандыр хатын-кызлар белән ассоциацияләп тә булмый торган супермарафон, авыр атлетика, көрәш, бокс кебек спорт төрләрен бүген инде гүзәл затларыбыздан...

Хатын-кыз спортчылар Татарстанның да горурлыгы. Аларның шактые - Олимпия чемпионнары һәм призерлары. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без төрле елларда Олимпия уеннарында катнашып Татарстанны данлаган якташларыбызны барлап чыгарга булдык.
Наилә Гыйләҗева, Ольга Князева һәм Валентина Никоновадан торган безнең рапиристлар триосы алтын медальләр яулап, 1976 елгы Монреаль Олимпиадасы триумфаторлары арасына керде.
Командадагы дус кызлары карьераларын тәмамлаганнан соң да әле Наилә Гыйләҗева зур спорттан китәргә ашыкмый. 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасында ул көмеш медаль яулауга ирешә.
Шушы ук Олимпиадада безнең Ольга Рукавишникова җиңел атлетика ярышларында (пятиборье) көмеш медаль ала.
Стендка ату спортының күренекле вәкиле якташыбыз Светлана Деминаның биш Олимпиадада (1988, 1996, 2000, 2004, 2008) катнашуын беләбез. 2000 елгы Сидней Олимпиадасы аңа көмеш медаль китерә.
Сиднейдагы Олимпиада спорт гимнастикасындагы якташыбыз Анастасия Колесникованы да көмеш призер итте.
Тәтеш республикабызның стендка ату осталарын әзерләүче төбәге буларак танылса, Чаллыны йөгерешчеләрнең берничә буынын әзерләгән шәһәр буларак беләбез. 1992 елда Барселонада узган Олимпиадада Лилия Нуретдинованың команда составында эстафетада алтын медаль яулавын күпләр яхшы хәтерлидер әле. Шушы ук Олимпиададан чемпион кыз коллекциясен көмеш медаль белән дә тулыландырып кайта.
Моннан биш ел элек Пекин Олимпиадасында Чаллының тагын бер вәкиле Гөлнара Сәмитова-Галкина, каршылыклар аша 3000 метрга йөгерүдә дөнья рекорды куеп, чемпион булган иде. Узган елгы Лондон Олимпиадасында шушы ук дисциплинада алтын медаль алган Юлия Зарипова бездә чемпионнар традициясенең дәвам итүен тагын бер кат раслады. Лондон Олимпиадасы триумфаторлары арасында синхрон йөзүдә команда ярышында чыгыш ясаган Эльвира Хәсәнованың булуы да сөендерә. Пекин Олимпиадасы чемпионы булган якташыбыз шулай итеп тагын бер алтын медальгә лаек булды. Параллель зачетта (Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе вәкиле буларак) катнашкан Казанның нәфис гимнастика мәктәбе вәкиле Дарья Шкурихина да Пекиннан алтын медаль яулап кайткан иде.
Казан кызы Камилла Гафурҗанова исә фехтованиедә Лондон Олимпиадасының көмеш призеры булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading