16+

Спорт мәйданындагы «батырлыклар» җәмәгать урыны кагыйдәләренә туры килми

Ике җанатар сөйләшә икән: - Аңламыйм, хоккейчыларга кәшәкәнең нигә кирәге бар? Аяклары белән генә уйнасалар булмыймыни? - Аяклары белән бит алар уен вакытында тимераякта шуалар! - Алайса куллары белән уйнасыннар! - Куллар да буш түгел, алар уен вакытында сугышыр өчен кирәк! - Алай булгач инде башлары белән уйнасыннар! - Башларында...

Спорт мәйданындагы «батырлыклар» җәмәгать урыны кагыйдәләренә туры килми

Ике җанатар сөйләшә икән: - Аңламыйм, хоккейчыларга кәшәкәнең нигә кирәге бар? Аяклары белән генә уйнасалар булмыймыни? - Аяклары белән бит алар уен вакытында тимераякта шуалар! - Алайса куллары белән уйнасыннар! - Куллар да буш түгел, алар уен вакытында сугышыр өчен кирәк! - Алай булгач инде башлары белән уйнасыннар! - Башларында...

Ике җанатар сөйләшә икән:
- Аңламыйм, хоккейчыларга кәшәкәнең нигә кирәге бар? Аяклары белән генә уйнасалар булмыймыни?
- Аяклары белән бит алар уен вакытында тимераякта шуалар!
- Алайса куллары белән уйнасыннар!
- Куллар да буш түгел, алар уен вакытында сугышыр өчен кирәк!
- Алай булгач инде башлары белән уйнасыннар!
- Башларында бит шлем була!
- Уф, бигрәк катлаулы икән…
Хоккейны үз итүче җанатарлар яхшы белә: әгәр хоккейчы матч вакытында көндәшенә кагыйдәгә туры китереп көч алымы куллана икән, аңа берни булмый. Әгәр инде кагыйдәне бозып куллана яки дөмбәсләшүгә үк барып җитә икән, ул уеннан берничә минутка читләштерелә. Зыян күрүче авыр яралар алганда, гаепле уенчы берничә матчка дисквалификацияләнә, зур суммада акчалата җәзага тарту практикасы да кулланыла. Тик боларның барысы да боз мәйданында булган тукмашу өчен. Ә уен мәйданыннан читтә йодрык уйнаткан өчен административ җаваплылык иң югары җәза төре түгел, биредә инде җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычы зур. Тик уен мәйданында йодрыкларын эшкә җигәргә ияләнгән спортчыларны бу бер дә куркытмый бугай. Бераз төшереп тә алсалар, кайда булуларын бик тиз оныталар.
Бу атнада «Ак Барс» уенчысы Артем Лукояновның Әлмәт рестораннарының берсендә полиция хезмәткәренә кул күтәрүдә гаепләнүе турында язмаган спорт басмалары, мәгълүмат чаралары калмагандыр. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә. Спортчының гаебе расланып, ул тиешле җәзасын алырмы яки гаепсез дип табылырмы, анысы инде вакыт кулында. Әмма бернәрсә ачык: спортчылар белән бәйле мондый инцидентларның бу тәүгесе түгел, соңгысы да булмаячак.
Америкада, мәсәлән, спортчы булу гаепле кешене җаваплылыктан коткармый. Анда исерек килеш руль артына утырган спортчыларны да акылга утырту өчен рәшәткә артына җибәрү гадәти күренеш. Россия спортында исә закон бозган гамәлдәге спортчыларны җәзага тартып, башкаларына сабак бирү юк дәрәҗәсендә.
Хәтерләсәгез, боксчы, дөнья чемпионы Рәсүл Мирзаев моннан ике ел элек Мәскәү үзәгендәге төнге клубларның берсендә студент Иван Агафонов белән бәхәскә кереп, йодрыгы белән егетнең битенә суккан иде. Мескен студент аңын җуеп дүрт көн хастаханәдә ятканнан соң җан бирде. Шушы вакыйгадан соң ЛДПР фракциясеннән депутатлар төркеме парламентка спорт мәйданыннан читтә көч кулланган өчен спортчыларның җаваплылыгын катгыйландыруга кагылышлы закон проектын да эшләп керткән иде. Әмма ул спорт җәмәгатьчелеге, бигрәк тә боксчылар тарафыннан көчле тәнкыйть утына тотылды. Көрәшчеләр, боксчыларны җинаятьчеләргә тиңләргә җыеналар, янәсе.
Мирзаевның үзенә килгәндә, ул кулга алынып, башта аңа 15 ел гомерен колониядә уздыру куркынычы янаса да, кат-кат экспертизалар уздырылып, узган елның ноябрь ахырында эш саксызлык нәтиҗәсендә үлем статьясына күчерелде. Суд Мирзаевның ике елга иреген чикләү турында карар чыгарып, аны суд залыннан ук азат итте. Бер көн иректән мәхрүм ителеп изоляторда утыру ирекне чикләүгә тиң, суд карары чыгарылганда, ул инде җәза вакытын үтәгән дип аңлаттылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading