16+

Стадионга килә ...йөзүчеләр

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) җитәкчеләре һәм белгечләре бу көннәрдә янә Казанда. Алар башкалабызның судагы спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын кабул итүгә әзерлеген тикшерә. Инспекторларның игътибар үзәгендә чемпионатның юридик һәм финанс мәсьәләләре, ярышларның маркетинг программасы, шулай ук хайдайвинг буенча бу җәйдә Казанда узачак беренче Дөнья кубогы ярышлары булачак. Судагы спорт...

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) җитәкчеләре һәм белгечләре бу көннәрдә янә Казанда. Алар башкалабызның судагы спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын кабул итүгә әзерлеген тикшерә. Инспекторларның игътибар үзәгендә чемпионатның юридик һәм финанс мәсьәләләре, ярышларның маркетинг программасы, шулай ук хайдайвинг буенча бу җәйдә Казанда узачак беренче Дөнья кубогы ярышлары булачак.
Судагы спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын Татарстан башкаласы киләсе елның 24 июль-9 август көннәрендә кабул итәчәк. Әлеге мәртәбәле турнир тарихында тәүге тапкыр буларак, йөзү һәм синхрон йөзү ярышлары Kazan-Arena стадионында узачак. Шуңа да FINAның инспекция сәфәре программасында стадионның аерым урын алуы табигый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading