16+

Станислав ЕРЕМИН: «Россиянең барлык көчле баскетболчылары ЦСКА белән «Химки» арасында бүленгән»

Мәшһүр тренер Станислав Еремин Казанда баскетболны нинди рольдә генә үстермәде инде. 2000-2006 елларда УНИКСның баш остазы, 2006/2007 сезонда клубның генераль менеджеры булды. Узган ел Казан клубына вице-президент вазифасына кайткан Ереминга сезон барышында УНИКСта тренерлык дилбегәсен янә үз кулына алырга туры килде.

Станислав ЕРЕМИН: «Россиянең барлык көчле баскетболчылары ЦСКА белән «Химки» арасында бүленгән»

Мәшһүр тренер Станислав Еремин Казанда баскетболны нинди рольдә генә үстермәде инде. 2000-2006 елларда УНИКСның баш остазы, 2006/2007 сезонда клубның генераль менеджеры булды. Узган ел Казан клубына вице-президент вазифасына кайткан Ереминга сезон барышында УНИКСта тренерлык дилбегәсен янә үз кулына алырга туры килде.

Бу сезонны УНИКСта башлаган баш тренер Ацо Петрович белән, югары нәтиҗәләр күрсәтә алмау сәбәпле, килешү өзелде. Бүген берьюлы өч фронтта хезмәт куючы Казан баскетбол командасы Россия чемпионатында әлегә алтынчы, ВТБ бердәм лигасында - икенче. Европа кубогында үз төркемендә лидерлар арасында бара.
Клуб җитәкчелегенең яңадан Россиянең атказанган тренеры Станислав Еремин кандидатурасына әйләнеп кайтулары урынлы. УНИКСның төп казанышлары әлеге шәхес исеме белән бәйле. Ул тренерлык иткән чорда Казан клубы Россия чемпионатының өч тапкыр көмеш, ике тапкыр бронза призеры булды, Россия Кубогын отты, ФИБА-Европа һәм Төньяк Европа лигалары җиңүчесе булды.
Шушы уңышлы традицияләрне дәвам итү өчен, тренер белдергәнчә, командада югары класслы уенчыларның булуы кирәк. Бүген УНИКСтагы Россия уенчылары арасында ил җыелма командасы вәкилләренең бөтенләй булмавы шулай ук легионерларга каралган лимит мәсьәләне кыенлаштыра. Шулай да Станислав Еремин өметне өзми. Шул хактагы уйлануларын баш остаз үзәк басмаларның берсенә биргән интервьюсында җиткергән иде.
- 2012/2013 сезонда УНИКС составында Россия паспорты булган уенчылар азрак тоелмыймы?
- Азрак, билгеле. Тик без нәрсә эшли алабыз соң? Россиянең барлык көчле уенчылары төп ике команда - ЦСКА белән «Химки» арасында бүленгән. Россия җыелма командасының гамәлдәге уенчылары бездә бөтенләй юк. Алар арасыннан да бары Петр Самойленко гына җыелма командада уйнарлык дәрәҗәдә бүген.
- Ил баскетболы җитәкчеләренә бәлки легионерларга лимитны йомшартыргадыр яки бөтенләй бетерү турында уйланыргадыр?
- Элек мин бу лимитны чикләү тарафдары идем. Ул үзебезнең яшьләрнең осталыгы үсешенә китерәчәк дип санадым. Ә гамәлдә алай булып чыкмады, аның каравы, әзерлек классына карамыйча, Россия паспортлы уенчыларга бәя артты. Шул бер үк уенчылар елдан-ел бер клубны икенчесенә алмаштырып йөри бирә. Клублар шул рәвешле ЦСКА һәм «Химки»га эләкми калган Россия уенчылары белән үзләрендәге буш урынны тутырырга мәҗбүр. Безнең клублар мөмкинлекләренә караганда да күбрәк акча сарыф итә булып чыга. Шуңа күрә бүген чит ил уенчыларына лимит баскетболга бары тискәре яктан гына тәэсир итә дип саныйм.
- Кыенлыкларга карамастан, бу сезонда УНИКС, узганындагы кебек, беренче омтылыштан ук Евролиганың чирекфиналына кадәр барып җитә алыр дип уйлыйсызмы?
- Евролигада узган елгы биеклектән төшәргә җыенмыйбыз. Шулай да ил чемпионатында узган сезонны кабатлыйсыбыз килми. Ул сезон нәтиҗәләре буенча УНИКС беренче дүртлеккә керә алмады бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading