16+

Төмәннән “Братский коллектив” кайта! Көрәшчеләр. Җиңү белән!

Без бүген Казанда яшьләр көрәшен күзәткәндә, бер төркем көрәшчеләребез Төмәндә Россия Кубогы ярышларында республика данын яклады.

Төмәннән “Братский коллектив” кайта! Көрәшчеләр. Җиңү белән!

Без бүген Казанда яшьләр көрәшен күзәткәндә, бер төркем көрәшчеләребез Төмәндә Россия Кубогы ярышларында республика данын яклады.

 I урынны яулаганнар алар! Төмәнгә тренер Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә алты көрәшче барды: Ришат Исхаков (60 кг), Райнур Фәйзрахманов (70 кг. “Арча егете. Яшь һәм бик өметле егет”, - ди Илнур Хәйбуллин), Рафаэль Кәлимуллин (80 кг), Рөстәм Сәлахов (90 кг), Егор Такарлыков (100 кг) һәм югары үлчәүдә Радик Сәлахов.
- Егетләр бик матур чыгыш ясады. Беренче әйләнештә Чиләбе өлкәсе белән көрәштек. Аларны яхшы гына җиңеп чыктык, - дип уртаклашты Илнур Хәйбуллин. – Икенче әйләнештә Ханты-Манси округы көрәшчеләре белән туры килдек. Өченче әйләнештә Башкортстан командасы белән көрәштек. 60, 70, 80 кг авырлыкта көрәшүче егетләребез җиңде. 90 кг да ярышучы Рөстәмебез җәрәхәт алды, ияген кымшатты. Кайткач табибка күренәбез. 100 кг да Егор Такарлыков 4:0 белән җиңеп бара иде. Бераз тизлекне киметеп, каршы як файдасына 6:7 белән бетте. Радик бөтенесен чистага салып барды. Финалда Төмән командасы белән көч сынаштык. Алар да әйбәт көрәште. Анысында да бөтен егетләребез диярлек җиңде, 70 кг да Райнур гына чистага отылды. Рөстәм җәрәхәт алса да җиңеп чыкты. Төмәндә оештырулары югары дәрәҗәдә булды. Күп командалар җыелган иде, көрәшчеләр дә нык әзерләнгәннәр. Бөтен яктан да ошады. Шушындый зур ярышта Татарстан данын яклаганым өчен бик шатмын. 

Көрәшче егетләрнең дә хәлләрен белешеп алдык. Кәефләре, билгеле, бик яхшы. “Җиңү булгач, арыганнар онытыла ул”, - диләр.
- Төмәндә беренче тапкыр булдым. Бик яхшы каршы алдылар. Көрәшүемә килгәндә, беренче әйләнештә генә бераз кыенрак булды. Авырлык куганныкы үзен сиздерде. Калган әйләнешләрдә җайлы булды, - диде Әлмәт өчен көрәшүче Рафаэль Кәлимуллин. 

Егетләр хәзер юлда. Поездга утырып, кайтырга чыктылар.
-2 0 сәгать кайтасы. Поездда егетләр белән бергә күңелле, - ди Илнур Хәйбуллин. – Юлда, кем әйтмешли, бер тәлинкәдән, бер кашыктан ашыйбыз. Бар да бергә. Кыскасы, “Братский коллектив”! 

Лилия ЙОСЫПОВА. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading