16+

Туплы хоккейны үз итмиләр?

Туплы хоккей икенче төрле рус хоккее дип аталып йөртелсә дә, илебездә ул популярлык ягыннан канадалылар уйлап тапкан алкалы хоккейдан шактый калыша. Ә бит юкса соңгы елларда туплы хоккейдагы уңышларыбыз алкалы хоккейга караганда шактый күбрәк. Күптән түгел Россия җыелма командасы, Швециядә узган дөнья беренчелегендә җиңү яулап, җиденче тапкыр дөнья чемпионы булды.

Туплы хоккейны үз итмиләр?

Туплы хоккей икенче төрле рус хоккее дип аталып йөртелсә дә, илебездә ул популярлык ягыннан канадалылар уйлап тапкан алкалы хоккейдан шактый калыша. Ә бит юкса соңгы елларда туплы хоккейдагы уңышларыбыз алкалы хоккейга караганда шактый күбрәк. Күптән түгел Россия җыелма командасы, Швециядә узган дөнья беренчелегендә җиңү яулап, җиденче тапкыр дөнья чемпионы булды.

Быелгы чемпионатка безнең хоккейчылар фаворит статусында бармады. Өстәвенә, шведларның үзләрендәге чемпионатны отуга шанслары да, физик мөмкинлекләре дә зуррак иде. Ә Россия хоккейчылары, Дима Билан җырлаганча, мөмкин булмаганны да чынбарлыкка әйләндерә алды. Бу җиңүдә Казанның «Динамо-Казан» хоккейчыларының да өлеше булды. Россия җыелма командасының генераль менеджеры Дмитрий Самаренкинның керткән өлеше аерым игътибарга лаек. Аны сәләтле менеджер булу белән бергә, уңыш китерүче кеше дип атарга да була. Татарстанда бизнес һәм спорт өлкәсендә танылган бу шәхеснең 2007-2011 елларда «Динамо-Казан» туплы хоккей клубының президенты булуын яхшы хәтерлибез. Нәкъ менә ул җитәкчелек иткән чорда Казан клубы үз тарихында тәүге тапкыр хоккей клублары арасында Дөнья кубогын яулады, 2010/2011 сезонда Россия чемпионы булды. Самаренкин 2011 елда ил җыелма командасы генераль менеджеры итеп билгеләнгәннән соң, россиялеләр Казанда узган дөнья чемпионатында җиңүче булды. Соңрак, 2011 елның августыннан 2012 елның май азагына кадәр, Самаренкин «Рубин» футбол клубы президенты вазифасында эшләде. Тик футбол кухнясы, туплы хоккейга караганда, четереклерәк булып чыкты. Баш тренер белән президент каршылыгы беренчесе файдасына тәмамланды.
Узган елның октябрендә Самаренкин янәдән хоккейга кайтты. Ул Россиянең туплы хоккей командасының генераль менеджеры постында Николай Валуевны алмаштырды.
Туплы хоккей Халыкара олимпия комитеты тарафыннан кышкы спорт төре буларак рәсми танылу алса да, ул әлегәчә кышкы Олимпия уеннарының рәсми программасына кертелмәгән. Аның халык арасында популярлыгы түбән булу да шуннан килә. Шулай да ул 2014 елгы Сочи Олимпиадасының мәдәни программасында булса да урын алачак. Бу туплы хоккейны алга таба Олимпиада ярышлары программасына кертүгә бер адым булырга мөмкин. Өстәвенә, әлеге спорт төрен 2018 елгы Олимпия уеннары программасына кертү ихтималы турында сүзләр йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading