XXVII җәйге Универсиада узган вакытта Казанда эчке эшләр органнарының 23 меңгә якын хезмәткәре тәртип саклаячак.
Җәйге уеннарга 13500гә якын катнашучы, 2 мең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм дөньяның 170 иленнән 100 меңгә якын кунакның килүе көтелә. Башкалада Универсиада үткән вакытта иминлекне тәэмин итү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында да төп мәсьәлә шул иде. Утырышны Комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды. Универсиада уеннары узганда халыкның иминлеген саклау ничек оештырылачак - бу турыда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде. Ул әйткәнчә, Универсиаданың барлык объектлары да периметр буенча киртә белән әйләндереп алыначак. Моның өчен субсидия рәвешендә 904,2 млн сум күләмендә акча каралган. Бүгенге көнгә инде Универсиада дирекциясе һәм хокук саклау органнары белән берлектә спорт объектларын зоналарга бүлү чаралары тәмамланган, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү модельләре дә эшләнгән.
Җәй көне узачак Универсиада объектлары территориясенә керүче кешеләрне һәм машиналарны исә контроль үткәрү пункты аша тикшереп кертәчәкләр. Бу пунктлар чатыр формасында булачак. Универсиада объектларын саклаучылар үз эшләренең профессионаллары булырга тиеш. Әмма Комитет рәисе Шакир Яһудин кайбер объектларны әбиләр саклау очраклары булуын да әйтте. Фәргать Мөхәммәтҗанов исә үз чиратында әлеге мәсьәләнең хәл ителәчәген җиткерде. Универсиаданың 46 объекты шәхси сак оешмалары, 6сы исә ведомство сагы астында тора, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар