16+

Усал, әмма кыйммәтле баш тренер Жозе Моуриньо

Моуриньо France Football версиясе буенча узган елда дөньяның иң кыйммәтле тренеры дип табылды. Португалия белгеченең 2012 елда кереме 14 млн евро булган.

Усал, әмма кыйммәтле баш тренер Жозе Моуриньо

Моуриньо France Football версиясе буенча узган елда дөньяның иң кыйммәтле тренеры дип табылды. Португалия белгеченең 2012 елда кереме 14 млн евро булган.

Бай тренерлар өчлегенә шулай ук «ПСЖ» остазы Карло Анчелотти (12 млн) белән «Гуанчжоу Эвергранд» командасын җитәкләүче Марчелло Липпи керә (11млн). Дүртенче урында - Россия Премьер-лигасы вәкиле «Анжи»ның баш тренеры Гус Хиддинк. Махачкала командасын җитәкләүче Голландия остазы узган ел 10,8 млн евро акча эшләгән. «Зенит»ның баш тренеры Лучано Спалетти 12 нче урында. Италия тренерының еллык хезмәт хакы 5,5 млн евро тәшкил иткән. Иң кыйммәтле егермелек исемлегендә Россиянең башка вәкилләре күренми. Ә футболчылар арасында дөньяның иң бай уенчысы исеменә узган ел нәтиҗәләре буенча Дэвид Бекхэм («ПСЖ») лаек булган. Ә менә өч ел иң бай футболчылар исемлеген җитәкләгән футбол гение Лионель Месси бу юлы икенче урынга калган. Бекхэмның 2012 елгы керемнәренең бары 5 проценты гына футболчы буларак хезмәт хакына туры килә. Керемнәренең калган өлеше реклама килешүләреннән алынган. Месси исә узган ел «Барселона»да 12,5 млн евролык хезмәт хакы алган, тагын 500 мең евроны клуб аңа бонус буларак исәпләгән. Моннан тыш форвардка рекламадан 22 млн евро кергән. Европалы миллионерлар өчлеген «Реал» һөҗүмчесе Роналду тәмамлый. Ул 13 млн евролык хезмәт хакы, 500 мең евро бонус алган. Коммерция килешүләре аңа тагын 16,5 млн китергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading