16+

Валентин Юдашкин: «Казанга мәңге гашыйк булу өчен бер килү җитә» (ФОТОЛАР)

Мин беркайчан да бию белән спорт бер дулкында була ала икән дип уйламаган идем. Бию - ул иҗат, күңел халәте, ә спортның үз параметрлары бар.

Валентин Юдашкин:  «Казанга мәңге гашыйк булу өчен бер килү җитә» (ФОТОЛАР)

Мин беркайчан да бию белән спорт бер дулкында була ала икән дип уйламаган идем. Бию - ул иҗат, күңел халәте, ә спортның үз параметрлары бар.

Биегәндә ничә адым ясадың дип санап утырып булмый бит инде. Казанның "Баскет-холл" залында бу ялларда булган тамашаны күргәч, үз фикеремнән кире кайттым.

29-31нче гыйнвар көннәрендә бездә бию спорты буенча Россия беренчелеге һәм чемпионатының I бүлеге, шулай ук "Казан Кремле кубогы - 2016" халыкара ярышлары узды. Монда чыннан да бер арттырусыз биючеләрнең һәр адымын, һәр хәрәкәтен күзәтеп утыралар. "Баскет-холл" да күзгә күренеп үзгәргән. Моңарчы баскетбол тубына ияләнгән идәннәр биючеләрнең затлы аяк киемнәре астында ялтырап тора. Ярышларга берничә көн кала махсус утлар урнаштырганнар. Оештуручылар сүзләренчә, бу спортчыларның хәрәкәтләре ачык күренсен өчен эшләнә.



Спорт биюләре ике юнәлештән гыйбарәт: Европа программасына вальс, квикстеп, Вена вальсы, танго биюләре, ә латиноамерика төренә самба, ча-ча-ча, джайв, румба, пасодобль биюләре керә. Катнашучылар шулай ук двоеборье дисциплинасы, ягъни бер номерда ике төр бию башкару буенча да көч сынашты. Чарага Россиянең 58 төбәгеннән 3 меңгә якын пар килгән иде. Татарстан исеменнән 300 пар чыгыш ясады.

Ачылу тантанасы "Дорога из города" бию театры тамашасы белән башланып китте. Сәхнәдә искитмәле күренеш: татар халык биюе спорт биюе белән кушылды да куйды. Татар такмакларына да румба яки ча-ча-ча биеп була икән бит!


Ярыш башланганчы спортчылар һәм аларны бәяләү өчен килгән 140 хөкемдар да сәхнә түренә чыкты. Парадны Россия бию спорты берлеге вице-президенты Юрий Сиверс һәм аның тормыш иптәше Татьяна җитәкләде. Спорт бәйрәменең рәсми өлешен Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков ачты.

Казан спорт биюе буенча шундый зур чараны беренче тапкыр оештыра. Аны ышанып тапшырганнары өчен без бик рәхмәтле. Бөтен биюче Россия бүген монда җыелган. Дөрес, барысы да чемпион булмаячак, ләкин сезнең Казанда булган көннәрегез мәңгегә истә калыр дип ышанам, - диде ул.



Бию мәйданына бишәр пар чиратлашып чыкты. Спортчылар 1,30 минут эчендә үзенең бию осталыкларын күрсәтергә тиеш иде. Шуңа игътибар иттем, спортчыларның бию хәрәкәтләрен дөрес башкарудан тыш, башкалардан аерылып торган костюм, макияж һәм харизма булуы да шарт. Чыгышларны матур һәм зәвыклы итү өчен сәхнә артында бер төркем стилист һәм визажистлар да тир түгеп эшләде.


Тамашачы катнашучылар белән сокланса, Россиянең бию спорты берлеге Президенты Валентин Юдашкин Казанга гашыйк булган.

Монда эшләргә мөмкинлек биргәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтемне җиткерәм. Казанга мәңге гашыйк булу өчен аңа бер килү җитә. Казан - искиткеч шәһәр, спорт шәһәре, монда яшьләрне яраталар. Без беренче спорт сезонын башлыйбыз. Сезгә барыгызга да җиңел паркет, гадел бәя, җиңү һәм шатлык телибез, - диде ул.



Көндәшләр бик көчле булуга карамастан, җиңүчеләрнең исемен яңгыратканда Казан спортчылары да игътибарсыз калмады. Россия ярышларында яшьләр арасында латиноамерика бию төре буенча беренчелекне безнең пар - Владислав Козин белән Ришель Сафиуллина яулады.


Фотолар kazanfirst.ru, mdms.tatarstan.ru сайтларыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading