16+

Владимир Кличко: «Поветкин – икенче Майк Тайсон»

5 октябрьдә Мәскәүдә бокс дөньясында күптән көтелгән вакыйга узачак - Владимир Кличко белән Александр Поветкин авыр үлчәү берәмлегендә дөнья чемпионы исеме өчен көрәшәчәк.

Владимир Кличконың әлеге спорт төрендә иң көчле боксчыларның берсе икәнен беләбез. Бүгенге көндә Украина спортчысының IBF, WBA, WBО һәм IBO версияләре буенча дүрт чемпион поясы бар. Александр Поветкин - WBAның регуляр чемпионы.
Күптән түгел әлеге боксчыларның очрашуына багышланган матбугат конференциясендә Кличко Россия спортчысын гаять җитди көндәш дип санавын, дулкынлануын белдергән иде.
«Александрның чыгышын күптәннән күзәтеп киләм, ул бик яхшы боксчы. Поветкинны Майк Тайсон белән чагыштырыр идем. Шуңа күрә очрашуны истә калырлык булыр дип көтәм. Бу боксны рекламалау ягыннан да отышлы очрашу булачак», - дип саный ул.
Поветкин-Кличко очрашуы дөньяның 150 иленә трансляцияләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading