16+

Владимир Леонов: “Күршеләр стадион төзегәндә, без чәйләп утырабыз!”

2013 елда Татарстанда үткәрелгән Универсиада үзебезне Россия буенча спорт башкаласы буларак танытырга бер этәргеч булды. Хәзер ул вакытта төзелгән спорт объектларын рәхәтләнеп кулланабыз, спорт чараларын үткәрү тәҗрибәсе дә башкаларга үрнәк булып тора.

Владимир Леонов: “Күршеләр стадион төзегәндә, без чәйләп утырабыз!”

2013 елда Татарстанда үткәрелгән Универсиада үзебезне Россия буенча спорт башкаласы буларак танытырга бер этәргеч булды. Хәзер ул вакытта төзелгән спорт объектларын рәхәтләнеп кулланабыз, спорт чараларын үткәрү тәҗрибәсе дә башкаларга үрнәк булып тора.

Һәрхәлдә ведомствоның еллык йомгакларына багышланган чарада Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов шундый нәтиҗәләргә килде.

Футбол стадионындагы бассейн ышанычны арттырды

- 2018 елда булачак Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан да андый курку юк. Безнең күрше төбәкләр Самара, Саранск, Екатеринбург әле яңа гына стадионнар төзи башласа, без инде чемпионат үткәреләсе "Казан-Арена" футбол стадионында рәхәтләнеп чәй эчәбез!", - дип белдерде ул.
FIFA вәкилләренең җәй көне Татарстанның чемпионатка әзерлеген бәяләгәндә әйткән сүзләре дә моны дәлилли.
- Футбол стадионында Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәргәнсез икән, футбол чемпионаты да уңышлы узачак, - дип белдергән алар.
Хәзерге вакытта чемпионат кунакларын урнаштыру урынын тәртипкә китерергә, дүрт футбол кырын төзергә кирәк. Аларның берсе "Электрон" базасында уранашачак. Чемпионат вакытында Казанда сайлап алу буенча алты футбол матчы үткәрелә. Ярымфинал - Санкт-Петербург, финал - Мәскәүдә булачак.

Казан белән Лас-Вегасны нәрсә берләштерә?
Илдәге авыр хәл булуга карамастан киләсе елга да Казан зур спорт чаралары кабул итергә әзерләнә. Шулай, 2016 елда бездә бадминтон, самбо, дзюдо буенча Европа, керлинг, тхэквондо, яшьләр арасында хоккей буенча дөнья чемпионатлары үтәчәк. Татарстан башкаласында суга сикерү буенча Дөнья кубогы этабы була. Министр, синхрон йөзү буенча юниорлар арасында дөнья беренчелегенең дә Мексикада түгел, ә Казанда узачагы турында белдерде. Киләсе елга Үзәк стадион да җиңел атлетика үзәгенә әвереләчәк, анда Россия чемпионаты узачак.
Министр сүзләренчә, элек Татарстан үзендә ярышлар уздыру өчен ярышып йөрсә, хәзер күп кенә федерацияләр спорт чараларын Казанда үткәрү инициативасы белән килә. Бу исә республика өчен күпкә отышлы, чөнки чараларны оештыруга киткән чыгымнарны да алар үзләре каплый.
- "Татнефть-Арена»да узган Бокс кичәсен сездә оештырыйк әле дип безгә мөрәҗәгать иттеләр. Ул Россиядә иң зур рейтинглы спорт ярышлары булды. Тамашачылар да аны Казанда түгел, ә Лас-Вегаста уза дип уйлаганнар, - дип белдерде Владимир Леонов.

Киләсе елда узачак Рио-де-Жанейродагы Олимпиадага безнең спортчылар ныклап әзерләнә. Татарстан үзен спорт төбәге буларак дәлилләр өчен олимпиадада катнашачак Россия җыелма командасына мөмкин кадәр күбрәк спортчы әзерләргә тиеш.

- Әлегә безгә нинди дә булса нәтиҗә, медальлләр мөһим түгел, ә олимпиадада катнашучы спортчылар саны кирәк. Бу зур спортта үзенә күрә бер тәҗрибә булачак, - дип белдерде ул.


Олы спортка юл кече адымнардан башлана

Ныклы адымнар белән зур спортка аяк бассак та, Владимир Леонов массакүләм спорт турында да онытмака кирклеген белдерде. Киләсе елда да шул юнәлеш буенча актив эш алып барылачак. Моның өчен инде sport.tatar дигән махсус портал да булдырыла. Ул ярты елдан эшли башлаячак. Казанда узачак триатлон ярышлары да моның бер этәргече булып торачак.

- Бу ярыш анда профессиональ спортчылар түгел, ә гади халык катнашуы белән мөһим. Триатлончыларны тикмәгә генә "тимер кешеләр" дип әйтмиләр. Спортчыларга да хәтта бер туктамыйча велосипедта йөрү, йөзү һәм йөгерү авыр бирелә, - диде министр.
Зур спортка юл ярганда яшьләр һәм балалар спорты турында да онытырга ярамый. Республика балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре буенча Идел буе районнарында алдынгы рәтләрдә. Бездә 169 андый мәктәп актив эшләп килә. Киләсе елга Иннополис базасында гольф, сноуборд, чаңгы шуу, уктан ату, бадминтон буенча үзәкләр булдырылачак. Быел яшьләр белән эшләүче тренерларның хезмәт хакы да бермә-бер арткан. 2014 елда аларның уртача хезмәт хакы 11 мең булса, хәзер ул 17,500гә кадәр җиткән.
Владимир Леонов спорт медицинасы өлкәсендә дә җиң сызганып эшкә керешергә җыена.

- Казан медицина университеты белән Спорт һәм туризм академиясе бу эшне башкарып чыгарга төп нигез булачак, - дип белдерде ул.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading