16+

Волонтерлар чәк-чәк һәм талкыш кәләвәне сагыначак

Спортчылар чемпионатның йөзек кашы булса, аны тотып торучы, оештыручы төп көчләрнең берсе - волонтерлар. Һәрвакыт шат күңелле, ачык, һәрчак ярдәмгә әзер егетләр һәм кызлар төркеме чемпионатның йөзенә әйләнде. Бу көннәрдә Казанда Россиянең 25 төбәгеннән килгән 2500гә якын волонтер эшли. Волонтерларны икенче төрле «бушка эшләүчеләр» диләр. Күп кешеләр аларны аңламый. Ә...

Волонтерлар чәк-чәк һәм талкыш кәләвәне сагыначак

Спортчылар чемпионатның йөзек кашы булса, аны тотып торучы, оештыручы төп көчләрнең берсе - волонтерлар. Һәрвакыт шат күңелле, ачык, һәрчак ярдәмгә әзер егетләр һәм кызлар төркеме чемпионатның йөзенә әйләнде. Бу көннәрдә Казанда Россиянең 25 төбәгеннән килгән 2500гә якын волонтер эшли. Волонтерларны икенче төрле «бушка эшләүчеләр» диләр. Күп кешеләр аларны аңламый. Ә...

Спортчылар чемпионатның йөзек кашы булса, аны тотып торучы, оештыручы төп көчләрнең берсе - волонтерлар. Һәрвакыт шат күңелле, ачык, һәрчак ярдәмгә әзер егетләр һәм кызлар төркеме чемпионатның йөзенә әйләнде. Бу көннәрдә Казанда Россиянең 25 төбәгеннән килгән 2500гә якын волонтер эшли.
Волонтерларны икенче төрле «бушка эшләүчеләр» диләр. Күп кешеләр аларны аңламый. Ә моңа һәр волонтерның үз җавабы. Мәсәлән, Ульяновскидан Владимир Тарасов, чемпионатта волонтер булу өчен, эшеннән отпуск алган.
- Сочида Олимпиадада да волонтер булдым, шуннан соң бер чараны да калдырмаска тырышам. Сочидан аермалы буларак, Казан волонтерлары бердәм. Монда без бер гаилә булып яшибез, - дип сөйләде 32 яшьлек Ульяновск егете.
Мари Элдан килгән Татьяна Япаеваның төп максаты - үзенең тел белемен сынап карау. Татьяна - инглиз теле укытучысы. Чемпионатта спорт продюсеры ярдәмчесе вазифасын башкарса да, кайвакыт тәрҗемә эшләре белән дә шөгыльләнә икән.
- Мин бу эшем белән генә канәгать түгел, тагын да күбрәк эшлисем килә. Продюсерга һәрвакыт яңа мәгълүмат табып торам, тамашачы белән эшлим, үзем камерага да төшерәм, ләкин иң зур теләгем - тәрҗемәче булу. Инглиз телен яхшы белгәч, спортчылар белән еш аралашам. 2018 елда булачак Футбол буенча дөнья чемпионатына, һичшиксез, тәрҗемәче булып барачакмын, - ди кыз.
Удмуртиядән килгән 20 яшь­лек Рөстәм Касимов өчен чемпионат - тәҗрибә туплау, үз-үзен җиңү мәйданы.
- Монда төрле катлау кешеләр белән аралашырга, уртак тел табарга өйрәнәсең, - ди ул.
Россия төбәкләреннән генә түгел, чит ил яшьләре дә чемпионат белән кызыксына икән. Швейцариянең Женева шәһәреннән килгән Роджер Гулка Россия­гә күптәннән гашыйк булуын яшермәде. Ул - Казансу буендагы спорт объектында волонтер-тәрҗемәче.
- Сезнең волонтерлар бик дустанә мөнәсәбәттә, кунакчыл халык. Казанга бер ел элек турист буларак килгән идем. Шәһәрегезгә шул кадәр гашыйк булдым, шуңа да волонтер буларак монда кире кайттым. «Казан» гаилә үзәге түбәсеннән кичке Казанны күзәтергә яратам. Аеруча Кремль мәйданы сокландыра. Казан татар халык ашлары белән күңелдә калачак. Аеруча да чәк-чәк, талкыш-кәләвәне сагыначакмын, - ди Роджер.
Волонтерлар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Алар чемпионатның уң кулы да, баш мие дә. Һәр спорт чарасында тамашачы күңелен күреп йөрүче чемпионат символы Барслар Итил белән Алсу да волонтерлар икән бит. Әлеге рольне кем башкарганын күптән беләсем килеп йөри иде, Итил «ШК» укучылары өчен үз йөзен «ачты». Ул Петербург шәһәреннән килгән Сергей Новиков икән.
- Минем төп максатым - спортчыларның, тамаша­чыларның күңелен күрү. Эшем үземә бик ошый. Балалар минем белән килеп уйный, кочаклаша, олылар фотога төшә. Спортчыларның да кәефен күтәрәм. Костюм эчендә аерым бер дөнья, үземне кабырчык эчендәге ташбака кебек хис итәм, - дип сөйләде Барс-Сергей.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading