16+

Ягудин нигә борчыла?

Боздагы шоу программасы белән Сочига килгән Олимпия чемпионы Алексей Ягудинны төбәк таң калдырган. Фигуристны 2014 елгы ак Олимпиада башкаласындагы колачлы төзелешләр сокландырган дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Аның биредәге төзелешләр белән бәйле булмаган чүп өемнәреннән һәм кешеләренең тупас мөгамәләләреннән күңеле кайткан. Спортчы фикеренчә, Сочи хакимияте бар игътибарын Олимпия объектларына биреп,...

Боздагы шоу программасы белән Сочига килгән Олимпия чемпионы Алексей Ягудинны төбәк таң калдырган. Фигуристны 2014 елгы ак Олимпиада башкаласындагы колачлы төзелешләр сокландырган дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Аның биредәге төзелешләр белән бәйле булмаган чүп өемнәреннән һәм кешеләренең тупас мөгамәләләреннән күңеле кайткан. Спортчы фикеренчә, Сочи хакимияте бар игътибарын Олимпия объектларына биреп, кунакчыллык һәм чисталык культурасын кайгыртуны бөтенләй оныткан. Ул бу хакта үзенең Твиттерында да язып чыкты, эмоцияләрен үзәк басмаларга да җиткерде. «Россиянең көньяк төбәге кыйммәте ягыннан Лазурный Берегтан бер дә калышмый. Ләкин без аның матурлыгын, төзеклеген кайгыртмыйбыз. Шул төбәктә яшәүчеләрнең үзләре дә тирә-юньдәге пычраклыкка һәм чүплеккә зарлана. Ә үзләре моның белән көрәшү өчен берни дә эшләми. Барысы да шул Россиянең менталитетына - кемдер башка берәү килеп эшләр әле дип ышануга барып тоташа», - дип ачына фигурист.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading