16+

Ярты алка голга әйләнә аламы?

Капкага кергән ярты алканы голга санап буламы? Күптән түгел Швейцария хоккей арбитрлары шундый четерекле хәлдә калган. Бу гайре табигый вакыйга плей-офф матчларының берсендә була. «Фрибург-Геттерон» клубы һөҗүмчесе Седрик Боттер, капкага кертәм дип кәшәкәсе белән сугып, алканы икегә яра. Дөресрәге, алка штангага бәрелеп ярыла. Нәтиҗәдә аның бер яртысы капкага керә, калган...

Капкага кергән ярты алканы голга санап буламы? Күптән түгел Швейцария хоккей арбитрлары шундый четерекле хәлдә калган. Бу гайре табигый вакыйга плей-офф матчларының берсендә була. «Фрибург-Геттерон» клубы һөҗүмчесе Седрик Боттер, капкага кертәм дип кәшәкәсе белән сугып, алканы икегә яра. Дөресрәге, алка штангага бәрелеп ярыла. Нәтиҗәдә аның бер яртысы капкага керә, калган яртысы капка линиясендә туктап кала. Шул рәвешле бу кичтә арбитрларга бик озак баш ватарга туры килә. Әлеге моментны видеодан кабат-кабат карый торгач һәм, озак кына киңәшкәннән соң, судьялар бригадасы ярты алканы гол дип исәпләмәскә була. Ләкин арбитрларның бу карары уенның гомуми нәтиҗәсенә йогынты ясамый. Седрик Боттер уйнаган команда болай да 6:1 исәбе белән җиңеп, серияне үз файдасына тәмамлый. Гамәлдәге хоккей кагыйдәләрендә мондый ярты алкалы гол кертү очраклары буенча карар кабул итү каралмаган. Шуңа арбитрларга бу очракта бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып хәл итәргә туры килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading