16+

Җәзадан титуллар да коткара алмый

120 кг га кадәрге авырлык категориясендә грек-рим көрәше буенча Казан Универсиадасы чемпионы булган Рыза Каяалп ярты елга спорттан читләштерелгән.

Җәзадан титуллар да коткара алмый

120 кг га кадәрге авырлык категориясендә грек-рим көрәше буенча Казан Универсиадасы чемпионы булган Рыза Каяалп ярты елга спорттан читләштерелгән.

Аның «Твиттер»ында расизм характерындагы язмага тап булгач, Көрәшнең берләштерелгән стильләре халыкара федерациясе Төркия спортчысына карата шундый җәза кулланырга булган.
Узган елгы Лондон Олимпиадасының бронза призеры «Твиттер»ында әрмән һәм грекларны Төркиядә хөкүмәткә каршы хәрәкәтләрдә катнашуда гаепләп, «этләр» дип атаган.
Рыза Каяалп 2010, 2012 елларда Европа чемпионы, 2011 елгы дөнья чемпионаты җиңүчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading