16+

«ЗЕНИТ-КАЗАН» Мәскәүгә җиңеп кайту теләге белән китте

«Зенит» командасы уенчылары, Виталий Матыченко һәм Иван Демаковтан кала, һәммәсе дә Мәскәүгә ярышка киттеләр.

«ЗЕНИТ-КАЗАН» Мәскәүгә җиңеп кайту теләге белән китте

«Зенит» командасы уенчылары, Виталий Матыченко һәм Иван Демаковтан кала, һәммәсе дә Мәскәүгә ярышка киттеләр.

Мәгълүм булганча, Владимир Алекно егетләре 6 февральдә «Динамо» командасын 3:0 исәбендә җиңгән иде. Безнекеләрдән Максим Михайлов иң нәтиҗәле уен күрсәтте. Аның көндәше - «динамо»чы Павел Круглов исә бик үк ышанычлы чыгыш ясый алмады. Мөгаен, имгәнүе үзен сиздергәндер, чөнки Павел ил чемпионатының соңгы 2 матчында да катнашмады. Россия башкаласы командасы «Белогорья»не Кругловтан башка да җиңгән иде. Ләкин «динамо»чылар үткән ял көннәрендәге очрашуда «кызыл» төркемдә әйдаман булып баручы «Губерния» командасына 0:3 исәбе белән оттырдылар. Нәтиҗәдә «Губерния» җиңүле серияләрне 12 матчка җиткерде.
«Зенит» командасы «Динамо»ны 7 матчта җиңде. Безнекеләр Мәскәүдә «Динамо» спорт сараенда узган елның 17 апрелендә уйнаганнар иде: 3:0 исәбе белән оттылар. Лавочкин урамындагы арена казанлылар өчен бәхетле урын. «Зенит-Казан» биредә 2007, 2011, 2012 елларда Россия чемпионы исемен яулады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading