16+

Дуңгыз гриппы Казанга да килеп җитте (Авырудан дәвалану һәм саклану буенча КИҢӘШЛӘР )

Казанда дуңгыз гриппы таралган дигән сүзләр йөри. Авыру бик катлаулы бара, еш кына үпкә ялкынсынуына китерә, диләр. Әлеге имеш-имешләргә ачыклык кертү өчен Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Министр урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, узган атна азагында Казанда дуңгыз гриппының ике очрагы теркәлгән. Бер бала белән олы кешенең хәле хәзергә уртача...

Дуңгыз гриппы  Казанга да килеп җитте (Авырудан дәвалану һәм саклану буенча КИҢӘШЛӘР )

Казанда дуңгыз гриппы таралган дигән сүзләр йөри. Авыру бик катлаулы бара, еш кына үпкә ялкынсынуына китерә, диләр. Әлеге имеш-имешләргә ачыклык кертү өчен Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Министр урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, узган атна азагында Казанда дуңгыз гриппының ике очрагы теркәлгән. Бер бала белән олы кешенең хәле хәзергә уртача...

А(Н1N1)2009. Дуңгыз гриппын медицинада әнә шулай атыйлар. Ул катлаулы йогышлы авыру булып санала, дуңгыздан кешегә, кешедән кешегә йога. Әлеге вирусны 1930 елда ук ачыклаганнар. Мексикада дуңгыз фермасы янында хезмәт итүче Америка кушма штатлары солдатлары әлеге авыруны йоктырып, эпидемия дәрәҗәсенә җиткән, ә вирусны "дуңгыз гриппы" дип атый башлаганнар. Авыруның билгеләре гадәти грипптагы кебек үк, аермасы - дуңгыз гриппы вакытында авыруның икенче, өченче көнендә үк өзлегү күзәтелә. Кеше дә вируслы пневмония барлыгы ачыклана. Үпкә ялкынсынуы вакытында кешенең хәле начарлана, авыру йоккан беренче тәүлектә үк тын юллары кысылу, сулыш җитмәү сизелә.

Күп очракта "дуңгыз гриппын" өлкән яшьтәгеләр, кечкенә балалар, авырлы хатын-кызлар, хроник авырулардан интегүчеләр (астма, шикәр диабетлы, йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләр), иммунитеты көчсезләнгәннәр эләктерә. Быел әлеге вирус Адыгей, Ханты-Мансийск, Липецк шәһәрләрендә дә теркәлгән. Авыруны вакытында, тиз арада дәваласаң, барысын да табиблар кушканча эшләсәң, вирусны җиңәргә була дип саный медицина хезмәткәрләре.

Роспотребнадзор идарәсе грипптан саклану буенча киңәшләрен дә җиткерде. Дуңгыз гриппы вакытына түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим.

Кагыйдә №1

Кулны ешрак сабын белән юарга кирәк. Бу микробларны үтерә. Әгәр мөмкинлек юк икән, кулны инфекцияләрдән арындыра торган салфетка белән сөртеп алу да файдалы. Бүлмәне ешрак җилләтеп, җиһазларны, ишек тоткычларын көнкүрештә кулланыла чаралар белән дезинфекцияләргә кирәк.

Кагыйдә № 2

  • Авыру кешегә якын килмәскә тырышыгыз. Табиблар, грипп йоктырган кешедән кимендә 1 метрга ерактарак торырга куша.
  • Кеше күп җыелган урыннарда булмавың хәерле.
  • Төчкергәндә, йөткергәндә авызны, борынны кулъяулык белән капларга онытмагыз.
  • Борын, күзләрне, авызны кул белән тотмаска тырышыгыз.
  • Авыру йоктыру куркынычын киметү өчен, махсус битлек кияргә онытмагыз.

Кагыйдә №3

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару шулай ук төрле вируслар йоктырудан саклый.
Кеше үзен сәламәт хис итсен өчен тиешенчә йокларга, аксымнарга бай продуктлар ашарга, минераль матдәләр, витаминнар күбрәк кулланырга, физик активлыкны арттырырга тиеш.

Грипп йоктырган кешегә нишләргә соң?

  • Авырый башлагансыз икән, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  • Күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз.
  • Авыру кеше аерым бүлмәдә дәваланса яхшырак.
  • Грипп белән күпләп авыру гадәттә, гыйнвар урталарына туры килә. Вирус салкынны яратмый, һава температурасы 4-7 градуска җитүгә, гриппның А төркеме көчәергә мөмкин. Шуңа да бүлмәне ешрак җилләтеп торырга кирәк ди, белгечләр.
  • Иммунитетны ныгыту өчен табиблар натураль сөт продуктлары, әйтик, майсызландырылган йогырт, әйрән эчәргә киңәш итә, цитруслы җиләк-җимеш, С витаминына бай ризыклар ашау файдалы. Шулай ук кара карлыган, бөрлегән, мүк җиләге морслары да уңай нәтиҗә бирә. Иң мөһиме, алар артык баллы булмаска тиеш, шикәр организмның вируслар белән көрәшүенә комачау итә. Күбрәк аксымга бай продуктлар ашарга кирәк, мәсәлән, күкәй, тавык ите, балык.


Казанда дуңгыз гриппыннан дәваланучы ике кеше дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов:
- Грипп эпидемиясе була калса, кирәкле аппаратларның запасы тупланган. Алар ярдәмендә биш көн дәвамында берьюлы 300 меңнән артык кешене дәваларга мөмкин. Дуңгыз гриппына килгәндә, берьюлы ун мең кешене дәвалау мөмкинлеге бар. Хастаханәләрдә 1724 койка урын, 510 ясалма сулыш алдыру аппаратлары әзер, - диде.
Суык тиеп авырган балаларны балалар бакчаларына, мәктәпләргә җибәрмәскә киңәш итә, министр урынбасары. Көз көне Татарстанда гриппка каршы милионнан арты кешегә вакцина салынган. Хәзер прививка ясатырга инде соң, һәркем мөмкин булганча авырудан саклансын иде, ди ул.

Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, дуңгыз гриппының иң еш очрый торган билгеләре түбәндәгеләр:
югары тән температурасы (97 процент)
йөткерү (94 процент)
томау төшү (59 процент)
тамак авырту (50 процент)
баш авырту (47 процент)
сулыш ешаю (41 процент)
мускуллар, тән сызлау (35 процент)
конъюнктивит, күз эренләү (9 процент)
Сирәк очракта ашказаны кайнату системасы эшчәнлеге бозылу, күңел болгану, косу, эч китү дә күзәтелергә мөмкин.

Белеп тор

Температураны төшерү ысуллары

- Дәвамлы температура булганда, 10 грамм укропны яисә аның орлыгын 200 мл суда төнәтеп, бүлмә температурасындагы суга кушып эчәргә.
- 300 грамм арпаны кайнатып, суын эчү, һәртөрле сырхауда температураны төшерә.
- Чәйне дөрес пешергәндә (кайнар су белән чәйнекне чайкаткач, чәй белән 1 шакмак шикәр салырга һәм чылатырлык кына кайнар су агызып, 15-20 минут томалап төнәтергә, аннары гына кирәк кадәр су салырга) андагы шикәр чәйдә була торган котехоломинны аерып чыгарыр. Ә ул организмны салкын тиюдән саклый һәм тамырларны сафландыра.
- 10 грамм нарат бөресен эмаль савытка салып, 200 мл кайнар су агызырга һәм, өстен ябып, сулы кастрюль эчендә 20-30 минут кайнатырга. Аннары сөзеп, ашаганнан соң 30-40 минуттан көненә 2-3 тапкыр 0, 5 стакан эчәргә.

Сулыш юллары ялкынсынудан, ютәлдән

- Сулыш юллары ялкынсынганда 60 грамм прополис, 40 грамм яңа балавызны пыяла яисә алюминий савытка салып, кайнап торган су эчендә тотарга. Прополисны сөзеп, өстенә катыргы кебек нәрсәдән бүрәнкә ясап, парын суларга. Процедураны 10-15 минут иртә һәм кич кабатларга.
- 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы гөлҗимеш, 1 аш кашыгы карлыган һәм 1 аш кашыгы кура җиләге катнашмасына 1 л кайнар су салып, 30 минут термоста төнәткәннән соң, ач карынга көненә 3 тапкыр 0,5 стакан эчәргә.
- 1 литр суга кабыгы белән 1 суган, 1 алма, 1 бәрәңге салып кайнатасың да, көненә ярты стакан эчәсең, ютәлдән бик нәтиҗәле чара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading