16+

“Кызыл флаг”ларга игътибар итегез...

Барысы да дөрес куелган диагноз һәм сайланган дәвалау тактикасына бәйле.

“Кызыл флаг”ларга игътибар итегез...

Барысы да дөрес куелган диагноз һәм сайланган дәвалау тактикасына бәйле.

Гаиләдә бала туу бик сөенечле вакыйга. Сабыйның һәр уңышы – беренче елмаюы, лепердәве, үрмәли башлавы, һәм, ниһаять, беренче сүзе һәр әти-әни өчен сөенеч. Әмма бүген беренче сүзләрен бик тә көттереп әйткән балалар күбәйде. “Сөйләм үсешендә тоткарлык” дигән диагнозлар артты. Табиб-невролог Алишер Юлдашев белән шул хакта сөйләштек.

- Соңгы елларда сөйләм проблемалары булган балалар саны арта кебек тоела. Чынлыкта да шулаймы?
- COVID-19 пандемиясе чорының балалар сөйләме үсешенә йогынтысын өйрәнү буенча фәнни мәкалә бар. 2020 елның сентябреннән 2023 елның мартына кадәр ике яшен тутырган балаларның, алдарак елларда ике яше тулганнарга караганда, сөйләм тоткарлануларыннан ешрак интегүе ачыкланган. 2018 елда ике яшь тулган балалар белән чагыштырганда, 2021 елның соңгы кварталында ике яшь булганнарда сөйләм тоткарлануы ихтималы 31,5 процентка югарырак булган, ә 2023 елның беренче кварталында ике яшь тулганнарда бу проблема барлыкка килү ихтималы 87,8 процентка югарырак. Сөйләм тоткарлануы һәм шәһәр, һәм авыл җирлекләрендә күзәтелә. Мөгаен, пандемия гаджетлар белән күбрәк вакыт уздыру гадәте формалашу сәбәпләренең берсе булып торадыр. Сөйләм проблемаларының гаджетлар белән турыдан-туры бәйләнешен дәлилләүче җитди фәнни тикшеренүләр юк.

- Баланың сөйләме нормада ничек үсәргә тиеш?
- Нормаль сөйләм формалашуы төрле авазлар чыгару, лепердәү, җиңел сүзләр әйтү, төрле сүз кушылмаларын формалаштыру стадияләре аша уза.

- Сөйләм үсешенең тоткарлануына нәрсә сәбәп була ала һәм моны вакытында төзәтү мөмкинме?
- Сөйләм тоткарлануының сәбәпләре бик күп:
-    ишетү сәләте бозылу; 
-    ишетү сәләте бозылуга китерә торган перинаталь куркыныч факторлары; 
- үзәк нерв системасы тарафыннан мәгълүмат эшкәртүнең бозылуы: 
а) үсешнең глобаль тоткарлануы; 
б) интеллектуаль инвалидлык; 
c) аутистик спектрның тайпылышлары;
- сөйләм үсешенең бозылуы; 
- сөйләм эшчәнлеге бозылуы: 
а) артикуляция бозылу; 
б) дизартрия;
c) вербаль апраксия; 
- анатомик аномалияләр булу (мәсәлән, куян ирене, бүре авызы);
- экологик депривация (уңайсыз социаль мохит, ата-аналарның интеллекты түбән булу һ.б.).

- Кайсы очракта ата-аналарга борчыла башларга һәм неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Без – табиблар үз эшебездә “кызыл флаглар” кулланабыз. Бу – баланы кабул иткәндә табибны шикләндерә торган билгеләр комплексы:
-    теләсә нинди яшьтә баланың ишетү ярсыткычларына реакциясе бөтенләй булмау яки аларга ара-тирә генә игътибар итүе;
-    теләсә кайсы яшьтә тел яки социаль күнекмәләрнең регрессы (артка китеше);
-    9 айлык вакытка баланың үзенчә лепердәмәве; 
-    12 айлык вакытка баланың бармак төртеп күрсәтмәве, ишарәләр кулланмавы 
-    16 айга бер генә ачык сүз дә әйтә алмый.
-    15 айлык яшьлек вакытка баланың башкалар карашын күзәтмәве;
-    24 айга җиткән баланың ике сүздән торган җөмләләр әйтә алмавы;
-    24 айда нарасыйның күрсәтмәләргә яки командаларга реакциясе булмау (мәсәлән, «утыр», «монда кил»);
-    36 айлык баланыңсөйләмен аңларлык дәрәҗәдә булмау.

- Нинди очракта сөйләм үсешендә тоткарлык диагнозы куела? Моның өчен нинди тикшерүләр билгеләнә?
- Сөйләм үсешендә тоткарлык диагнозы өч яшьтән башлап куела. Бу ата-аналарга 3 яшькә кадәр бала үзе сөйләшә башлаганны көтәргә дигәнне аңлатмый. Әгәр ата-аналар үз балаларында «кызыл флаглар»ны күрәләр икән, һичшиксез, неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Диагностика мәсьәләсенә килгәндә, монда барысы да индивидуаль. Әгәр бала тавышка игътибары булмаса, ул җитлекмичә туган икән, аның ишетүе зыян күргән булуы мөмкин. Мондый балага аудиометрия үткәрергә кирәк.
Күпләр төрле тикшеренүләр уза башлый. Түбәндәге тикшерүләрнең бер кирәге юк: 
-    РЭГ – Реоэнцефалография – югары ешлыклы электр тогы үткәреп баш миенең кан тамырлары системасын тикшерү (бернинди клиник әһәмияткә ия түгел); 
-    ЭЭГ (электроэцефалография) узу. Ул балада көзән җыерулар булганда, эпилепсия юклыгын билгеләү өчен кулланыла; 
-    муен һәм баш кан тамырлары ультратавышлы допплерографиясе (УЗДГ) – сөйләм тоткарлыгы очрагында бернинди клиник әһәмияткә ия түгел;
-    Кирәк очракта, әгәр авыр перинаталь анамнез, нерв системасының башка бүлекләре ягыннан ниндидер катлаулы тайпылышлар булса, табиб-невролог баш мие МРТсы билгеләргә мөмкин.

- Сөйләм үсешенең тоткарлануы баланың психик үсешенә ничек тәэсир итә? Бу ике фактор үзара бәйлеме?
- Бу гади сорау түгел. Сөйләм үсеше темпларында бераз артта калып, 2 яшьтә сөйләшмәсә дә, бик акыллы, барысын да аңлый торган балалар бар. Аның сөйләмендәге тоткарланык психик үсешенә йогынты ясый дип әйтү дөрес түгел. Шуннан чыгып, ЗПРР (психо-сөйләм үсеше тоткарлануы) һәм ЗРРга (сөйләм үсеше тоткарлануы) бүленеш килеп чыккан.

- Балага сөйләшә башларга ничек ярдәм итәргә? Моңа ата-ана үз көче белән генә ирешә аламы?
- Әгәр бала 2,5 яшендә кыска җөмләләр белән сөйләшми, сөйләме бик аңлаешсыз икән, логопед-дефектолог белән эшли башларга кирәк. Кайбер очракта, нейропсихологны җәлеп итәргә мөмкин (барысы да бик индивидуаль). Ата-аналарга бала катнашында актив сөйләм мохите булдыру сорала.

- Сөйләмдә тоткарлык булган очрата белгечләр нинди дәвалау ысулларын куллана? Нинди дә булса яңа методикалар, препаратлар барлыкка киләме?
- Хәзерге вакытта сөйләм үсеше тоткарланганда нәтиҗәлелеге исбатланган бер генә дару препараты да юк, шулай ук дәвалауда физиотерапевтик ысулларының да уңай йогынтысы дәлилләнмәгән.
Сөйләм үсеше тоткарлануы очрагында төп эш итү ысулы – логопед-дефектолог белән эшләү. Вак моторика, физик яктан үсеш балаларның психик һәм сөйләм үсешенә ярдәм итә. Актив сөйләм мохите булдыру, 2 яшькә кадәрге балаларны телевизор карауда чикләү шулай ук әһәмиятле. Ишетү сәләте бозылу булса, аны иртә ачыклау һәм дәвалау мөһим.

- Бүген күп кенә проблемаларны остеопатлар ярдәмендә хәл итәргә тырышалар. Сөйләм үсеше тоткарлану очрагында бу нәтиҗәлеме?
- Мин үз вакытында үземне остеопатиягә багышларга теләгән идем. Бер елга якын вакыт бу юнәлештә укыганнан соң, моның медицина түгел, ә безнең замананың «модалы саташуы» гына икәнен аңладым. Әлбәттә, сөйләшми торган балаларына остеопат ярдәм итте диюче ата-аналар табылачак. Рәсми рәвештә, остеопатик сеанслар сөйләм тоткарланганда нәтиҗәлелеген исбатламады.

- Уңай динамикага һәрвакытта да ирешеп буламы?
- Күп очракта, әйе. Барысы да дөрес куелган диагноз һәм сайланган дәвалау тактикасына бәйле. Шуңа күрә вакытында “кызыл флаг”ларга игътибар итеп, табиб-неврологка мөрәҗәгать итү мөһим. Вакытында төзәтелмәгән сөйләм үсеше тоткарлыгы алга таба баланың мәктәптәге өлгерешлегенә, социаль адаптациясенә һәм психик торышына тискәре йогынты ясарга мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бала лепердәргә тиешмени? Лепердәү - калтырау, селкенеп тору дип аңлый идем. Сәламәт бала кпдтырап селкенеп торырга тҗешбула түгелме?

    Мөһим

    loading