16+

Сөт бизләрен тикшерү өчен УЗИ яки маммография узуны кичектермәгез!

Республикада яман шеш ачыклану очраклары кимеми. Аерым алганда, ир-атлар арасында трахея һәм үпкәдәге яман шеше авыруы беренче урында торса, хатын-кызларда күкрәк бизе шеше күбрәк ачыклана икән.

Сөт бизләрен тикшерү өчен УЗИ яки маммография узуны кичектермәгез!

Республикада яман шеш ачыклану очраклары кимеми. Аерым алганда, ир-атлар арасында трахея һәм үпкәдәге яман шеше авыруы беренче урында торса, хатын-кызларда күкрәк бизе шеше күбрәк ачыклана икән.

Яман шешне ничек ачыкларга, нинди дәвалау ысуллары кулланыла? Бу хакта без онколог Эдуард Нагуманов белән сөйләштек.
– Эдуард Вильданович, бер чыгышыгызда “диспансерлаштыру – кеше гомерен саклап кала торган лотерея билеты”, дидегез. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләгез әле.
– Яман шеш авыруының башлангыч стадиясендә бернинди билгеләре булмый диярлек. Шунлыктан аны бары тик махсус тикшеренү аша гына ачыклап була. 40 яшьтән узган кешеләр өчен диспансерлаштыру аеруча мөһим. Кемнәндер ярдәм көтеп ятарга түгел, үзеңә саклык чараларын күрергә кирәк. Үз вакытында диспансеризация узу, нәселдә яман шеш белән авырган кешеләр булса, өстәмә тикшерүләр үтү мөһим. Рак никадәр алданрак ачыкланса, дәвалау һәм сәламәтләнү мөмкинлеге шулкадәр зуррак. 2022 елда исәптә торучы яман шешле авыруларның гомуми саныннан 70,3 проценты дәвалану һәм диспансерлаштыру узган. Ә калган 30 проценты? Хөрмәтле гражданнар, сез кайда? Үз сәламәтлегегезгә бармак аша каравыгыз коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин бит. Шуңа күрә быел һәркемне бу диспансер күзәтүен үтәргә чакырабыз. 

– Хатын-кызлар арасында яман шешнең иң киң таралган төре – сөт бизләре рагы. Аны үзлектән генә ачыклап буламы? 
– Сөт бизләрендә яман шеш авыруы – җитди проблемаларның берсе. Беренче чиратта, сөт бизләрендәге үзгәрешләргә игътибар итегез! Андагы шеш-төеннәр бармак белән капшап карауга ук сизелә. Һәр хатын-кыз, аена бер тапкыр булса да, күкрәкләрен капшап, анда шеш яки авырту бармы-юкмы икәнен тоемлый ала. Сөт бизләрен тикшерү өчен УЗИ яки маммография узарга мөмкин. Әгәр нәселегездә яман шеш белән авыручылар бар икән – 20 яшьтән үк, булмаган очракта – 30 яшьтән, һәрхәлдә елына бер тапкыр булса да шундый төр тикшеренү үтәргә кирәк. Нинди төрен билгеләүне – УЗИмы яки маммографияме, маммолог үзе сайлаячак. 50 яшьтән өлкәнрәкләргә маммография киңәш ителә. Менструаль цикл бозылу яки менопаузаның соң башлануы, 30 яшьтән соң бала табу, гормональ препаратлар куллану, бала төшертүләр, калкансыман бизләр эшчәнлеге бозылу, бөер авырту һәм башкалар – сөт бизләре рагының төп сәбәпләре. 

– Соңгы биш елда онкология авыруларын дәвалауда нинди үзгәрешләр булды?
– Ашказаны асты бизе һәм ашказаны рагы; үпкә яман шеше; бөер рагы; меланома кебек чирләрне дәвалау буенча заманча иммунотерапевтик препаратлар эшләнелде. 
Берничә ел элек, онкологлар ашказаны асты асты яман шешен дәвалап булмый торган төргә кертә иде. Ә хәзер аның операциягә кадәрге (неоадъювант) һәм операциядән соң (адвивант) дару терапиясе бар. Яңадан-яңа дарулар барлыкка килде. Аерым алганда, һәр яман шешнең – үз күрсәткече, һәрберсенә дә аерым терапия, дәвалану курсы кирәк.

– Кайсы авыруларны дәвалау иң читене дип әйтеп була?
– Бу бавыр, ашказаны асты бизе рагы (соңгы еллардагы уңышларга карамастан), шулай ук саркома (өлкән пациентларда).

– “Рак” дигән авыр сүзне ишетүгә авырулар үзләре генә түгел, еш кына аларның туганнары да төшенкелеккә бирелә. Ничек ярдәм итәргә? 
– Төп кагыйдә – авыру белән көрәшү, үз-үзеңне барысы да яхшы булачак дип ышандыру. Кайбер очракларда психологка мөрәҗәгать итү дә артык булмас. Кешегә мондый вакытта һәр нәрсә ярдәм итәргә мөмкин. Күпләрнең дингә килүе гаҗәп тә түгел, дин – тынычлык табарга, өмет белән яшәргә ярдәм итә.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading