16+

Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүдә катнашачак

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүдә катнашачак

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды.

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиядән тәкъдим ителәчәк җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды. Исегезгә төшерәбез, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау быел сентябрь аенда узачак.

"Алдан тавыш бирү – безнең партиянең сынап каралган эш формасы, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин праймериз процедурасына комментарий биреп. – Безнең  тагын бер тапкыр сайлаучыларыбыз белән очрашырга, партиянең сәяси программасы турында сөйләргә мөмкинлегебез бар, шул рәвешле кешеләр Дәүләт Советын формалаштыру буенча сайлау кампаниясендә катнашырга ниятләгән кандидатлар буенча үз фикерләрен белдерә ала. Алдан тавыш бирү мөһим роль уйный һәм партия эшенең яхшы эш ысулы булып тора дип саныйм.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бердәмроссиялеләр сайлаучыларның наказлары белән актив эшлиләр.  "Без сайлаучыларыбыз алдында башкарылган эш турында хисап бирәбез, үткән еллардагы сайлау кампанияләре барышында гражданнардан килгән  мөрәҗәгатьләрнең һәм наказларның 80 процент үтәлде", – дип ассызыклады парламент башлыгы. 

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «Бердәм Россия» вәкилләре башка сәяси партияләр белән хезмәттәшлек итә, әмма «бөтен җаваплылык – Дәүләт Советындагы сан буенча иң зур фракциядә» дип өстәде. "Шуңа күрә мин алдан тавыш бирүдә катнашырга булдым»,  – диде ул.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирү нәтиҗәсендә парламентның яңартылу, республика халкының сорауларын нәтиҗәле хәл итә алырлык яңа инициативалы кешеләр килү мөмкинлеген дә кире какмады. 

Алдан тавыш бирүдә катнашу «Бердәм Россия»дән республика парламентына сайлауларга барырга ниятләүчеләр өчен мәҗбүри. Барлык теләүчеләр өчен документлар кабул итү 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Кандидатларны сайлау 20-26 майда рейтинглы электрон тавыш бирү юлы белән узачак.

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading