16+

Ирек Зиннуров сайлау участогына беренчеләрдән булып килде

Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 179 нчы мәктәптә урнашкан 256 нчы участок сайлау участогы иртәнге сәгать сигездә ишекләрен ачып, эшне башларга да өлгермәсә дә, танылган спорт остасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Зиннуров үзенең тормыш иптәше белән инде ишек төбенә килеп баскан иде инде.

Ул бу участокта иң беренчеләрдән булып тавыш бирде.

Сайлауларга нинди өметләр баглыйсыз, яңа сайланган Президентка һәм шәһәр думасы депутатларына нинди теләкләрегез бар дигән сорауга, Ирек Хәйдәр улы болай дип җавап бирде:

- Иң беренче чиратта, минем монда килеп тавыш бирүем тотрыклылык өчен, республикабызның иминлеге, анда яшәүчеләрнең тыныч, мул тормышта яшәве өчен. Тотрыклылык ул үсештә чагыла, 80нче, 90нчы еллар белән чагыштырганда республикабызның нинди үсеш кичерүе һәммәбезнең дә күз алдында. Менә безгә шул тотрыклылыкны сакларга, гел үсешкә омтылып яшәргә кирәк. Минем тавыш бирүем шулай ук күп нәрсәләргә тәэсир итә дип саныйм. Чөнки Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда, соңгы елларда бик күп уңышларга ирешкән, тормышыбызның уңайлыклары өчен шактый күп көч түккән төбәк. Икътисадта булсынмы ул, социаль тормышыбызны яхшыртудамы, безнең республика күпләргә үрнәк. Мин спорт дөньясы вәкиле буларак, шунысын билгеләп үтәр идем, спорт корылмаларын төзү, аларны кулланышка кертү буенча уңышларыбызга Россия төбәкләреннән килүчеләр сокланып китә. Димәк, шул уңышларны саклыйсы, тотрыклы итәсе һәм тагын да ныграк үстерәсе дигән теләктә мин, - диде Зиннуров. 

Фәрит Нурмөхәммәтов

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading