16+

Кондратьев: Үзәк сайлау комиссиясе сайлау кампаниясе дәвамында 27 мөрәҗәгать кабул итте

Татарстан буенча Үзәк сайлау комиссиясенә ТР Дәүләт Советына сайлауларда республика сайлау округы буенча барлык 65 территориаль һәм участок сайлау комиссиясеннән 2 номерлы беркетмәләрнең беренче нөсхәләре килде.

Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Барлык беркетмәләр һәм җыелма таблицаларны Үзәк сайлау комиссиясе эш төркеме җентекләп тикшерде, дип ассызыклады ул.

«Тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрнең берсе генә дә дөрес түгел дип танылмады, – дип белдерде ул. – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләү өчен барлык кирәкле документлары да бар».

Ул шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау вакытында сайлау кампаниясе барышында кабул ителгән мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр турында хәбәр итте. Шушы вакыт эчендә барлыгы 27 мөрәҗәгать кабул ителгән.

«Игътибар итәм — тавыш бирү көнендә алты мөрәҗәгать булды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә каралды, барысына да тиешле җаваплар кайтарылды», — дип ышандырды ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Кондратьев сүзләренчә, тавыш бирү барышына яки аның нәтиҗәләрен билгеләүгә йогынты ясый торган бозулар ачыкланмаган. Бердәм тавыш бирү көнендә сәяси партияләрдән дә, кандидатларның вәкаләтле вәкилләреннән дә хәбәрләр килмәде. Залда булган вәкилләр моны раслады.

«Тавыш бирү чоры дәвамында сайлау процессында катнашучылардан судларга мөрәҗәгатьләр булмады», – дип өстәде Кондратьев.

Татар Информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading