16+

Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министры Тәүфыйк бин Фәүзән Әр Рабига белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министры Тәүфыйк бин Фәүзән Әр Рабига белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов министрга Казанга визиты өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Согуд Гарәбстаны - Россиянең мөһим партнеры: "Бездә барлык юнәлешләр буенча да диярлек мөнәсәбәтләр үсә. Безнең илләр җитәкчеләре даими рәвештә очрашулар һәм телефоннан сөйләшүләр үткәрә. Безнең сәяси хезмәттәшлек, икътисад һәм гуманитар өлкәләрдә тотрыклы, бик яхшы мөнәсәбәтләр». ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, 2026 елда илебез һәм Согуд Гарәбстаны арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 100 ел тула. СССР Согуд дәүләтенең бәйсезлеген таныган беренче ил булды. Нигез салучы әмир Габдел Газизгә СССР Хөкүмәте тарафыннан Согуд Гарәбстанын яңа оешкан дәүләт буларак тану турындагы нотаны тапшырган беренче дипломат безнең ватандашыбыз, татар, Россиянең Хиҗаздагы консулы Кәрим Габдерәүф улы Хәкимов булды. Татарстан Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Республика рәисе билгеләп үткәнчә, хаҗиларга һәм туристларга виза хезмәте күрсәтү Мәмләкәтнең Казандагы Генераль консуллыгын ачу планлаштырылуга бәйле рәвештә шактый җиңеләйтеләчәк. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында туры авиаэлемтә кирәклеген билгеләп үтте.

Бу елдан Согуд Гарәбстаны БРИКСНЫҢ рәсми әгъзасы булды. Казанда ел дәвамында берләшмәдә Россия рәислеге кысаларында зур чаралар уза. "Октябрьдә республикабыз башкаласы БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын кабул итәчәк, анда без сезнең илнең югары делегациясен көтәбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Тәүфыйк бин Фәүзән Әр Рабига Рөстәм Миңнехановка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. "Безнең илләр арасында чыннан да тирән тарихи элемтәләр. Бу минем министр сыйфатында Россиягә, шул исәптән Татарстанга беренче визитым. Мин күргәннәремнән бик тәэсирләндем. Татарстан - бай тарихлы һәм зур казанышларга ия төбәк. Без нефть-газ өлкәсендә, хәләл индустриядә һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекнең зур потенциалын күрәбез. Туры авиаэлемтәне ачу безнең элемтәләрне тагын да ныгытуга китерәчәк. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче эшче төркем бар.

Бу авиарейслар хаҗилар өчен генә мөһим түгел - Татарстан Согуд Гарәбстаныннан туристларны җәлеп итә ала», - диде Хаҗ һәм гомрә эшләре министры. Тәүфыйк бин Фәүзән Әр Рабиа Казанга визиты кысаларында Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә һәм Ислам музеенда булачак, яр буенда йөриячәк, шулай ук Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булачак.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading