16+

 Татарстан Президентының кайларга барасы билгеле

 Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 30 июньдә Казан Кремлендә  узган брифингта республикадагы сәяси тормыш белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов атна ахырында Мордовиянең Саранск шәһәренә бара. Анда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уза.

 Татарстан Президентының кайларга барасы билгеле

 Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 30 июньдә Казан Кремлендә  узган брифингта республикадагы сәяси тормыш белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов атна ахырында Мордовиянең Саранск шәһәренә бара. Анда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уза.

Иртәгә китәбез Чувашиягә

— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләренә эшлекле сәфәрләрен дәвам итә.  Иртәгә ул күрше Чувашия Республикасына бара. Бөек Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында Чувашиянең Урмай авылында җәмигъ мәчете ачыла. Мәчет элеккеге мулла Рәхимулла хәзрәт исемен йөртәчәк. Президент шулай ук татар җәмәгатьчелеге белән дә очраша. 2010 елдагы җанисәп буенча Чувашиядә 34 меңнән артык милләттәшебез яши, анда 16 татар авылы бар, - диде Лилия Галимова.

Ватан сугышы кайтавазы

Чувашиядә “Безмолвных рубежей” монументы да ачыла, Рөстәм Миңнеханов әлеге чарада да катнаша.

1941 елның октябрендә Идел һәм Урал сәнәгать зонасын саклау максатында, Идел оборонасы инженерлык корылмалары төзү турында карар кабул ителгән, - дип дәвам итте сүзен Лилия Галимова. - Чувашия, Татарстан, Мари республикалары буена 350 чакрымга сузылган булган оборона ныгытмалары. Монумент фидакарьлек күрсәтеп эшләгән тыл хезмәтчәннәренә багышлана.

— ТАССРда халык “Казан каймасы” оборона ныгытмалары төзелешендә шулай ук көне-төне эшләгән. Аларга багышлап та монумент ачу исәп ителмиме? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

— Әйе, безнекеләр дә фидакарьлек күрсәткән, аларга багышлап һәйкәл-монумент булдыру исәбе бар, - дип җавап кайтарды Лилия Галимова.

 Сабантуй көтә Саранск шәһәрендә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов атна ахырында Мордовиянең Саранск шәһәренә бара. Анда Бөтенроссия  татар авыллары Сабан туе уза.

Бәйрәм белән генә чикләнмичә, үзара хезмәттәшлекне үстерү турында да сөйләшүләр үткәреләчәк. Ике республика арасындагы сәүдә әйләнеше 4 миллиард сумны тәшкил итә.

Татарстанның күрсәтер хезмәтләре бар

Екатеринбург шәһәрендә 4-7 июльләрдә “Иннопром” халыкара күргәзмәсе оештырыла. Татарстан анда үзенең икътисади-сәнәгать мөмкинлекләрен чагылдырган экспозиция белән катнаша. Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Екатеринбургтагы халыкара чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур делегация бара. Делегацияләрнең 50 илдән килүе көтелә. Казахстан Республикасы - Екатеринбургтагы халыкара күргәзмәнең төп хезмәттәше.

Татарстан батальоннары

Журналистларның соравына җавап итеп, Лилия Галимова: "Россия тарафыннан Украинада алып барылган махсус хәрби операциягә Татарстанда батальоннар туплауга бернинди әмер дә булмады. Элеккеге хәрбиләрнең йөрәк чакыруы буенча оеша бу батальоннар, мәҗбүриләү юк, һәркем ирекле рәвештә языла”, - дип җавап бирде.

Энгель әфәндене ни эшләтергә җыеналар?

Актаныш районында билгесез кешеләр тарафыннан, зираттагы кабернең “крест” билгесе кисеп ташлануы гауга чыгарган иде. Актаныш муниципаль районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов, вазифасыннан азат ителгән очракта да, үз районында, ягъни Актанышта калырга теләгәнлеген әйткән.

— Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның кая китәчәге һәм кая урнашачагы турында каһвә күбегендә юрап утырмыйк. Бу мәсьәләдә әле бернинди документ та юк. Татарстан Президенты гына кабул итә карарны, әлегә Президент бернинди карар да кабул итмәде,- диде Лилия Галимова.

 Татарстан флагларын туристлар күрсен

Казан урамнарында һәм Кремльдә туристлар төркемнәре көннән-көн күбәя. Төркиядә бөтен җирдә Төркия флаглары җилферди. Кремльдәге учреждениеләрдә Татарстан белән Россия флаглары аз, һәр учреждениегә флаглар куелсын иде, - дип тәкъдимемне җиткердем.

— Дәүләт учреждениеләрендә Россия белән Татарстан флаглары тора, бәйрәмнәрдә барлык учреждениеләр дә флаглар элә. Төркиядә бит анда төрекләр үзләре дә йортларына, балконнарына Төркия флагын элә. Әгәр татарстанлылар йортларына яки балконнарына Россия һәм Татарстан флагларын элеп куя икән, бу гамәл хуплауга гына лаек, - диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading