16+

Татарстан үзен-үзе асрый ала

Мәскәүдә узган “Дәүләт заказы” XIXнче форум-күргәзмәсендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль сатып алулары эшчәнлеге Россия төбәкләренә үрнәк итеп куелган.

Татарстан үзен-үзе асрый ала

Мәскәүдә узган “Дәүләт заказы” XIXнче форум-күргәзмәсендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль сатып алулары эшчәнлеге Россия төбәкләренә үрнәк итеп куелган.

Республика предприятиеләре һәм оешмалары үзләренең ихтыяҗларына 70,4 миллиард сумга 9 115 гариза урнаштырган. Быелның 1 маена эшләрне башкаруга инде 28 004 килешү төзелгән.

– Заказларны үтәүдә кече предприятиеләр дә катнаша, аларга инде 35,5 миллиард сумлык эшләр башкару йөкләнде. Үзебездәге дәүләт һәм муниципаль сатып алуларының 85-90 процентка кадәр өлешен республика предприятиеләре гамәлгә ашыра. Татарстанның сәнәгате көчле. Компьютер техникасын да үзебездә җитештерәбез, картриджларны башка төбәкләргә дә җибәрәбез, – диде Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Искәндәр Баһаветдинов.

Узган ел сатып алулар эшчәнлегендә таләпләрне бозуның 109 очрагы ачыкланган.

– Эш күләмен чынбарлыктагыдан арттырып күрсәтү, сатып алулар вакытында аукцион-торг үткәрмәү очраклары булгалый. Узган елны республикада сатып алуларда 284 миллион сумга ялгышу фаш ителде. Мәсәлән, Азнакайда һәм Нурлатта тротуар төзегәндә арзанлы чимал кулланылган, ә кәгазьдә “сыйфатлы таш” күрсәтелгән. Төзелешкә кагылышлы эшләрдә контроль үткәрү өчен өченче бер төзелеш оешмасын ярдәмгә җәлеп итү начар түгел. Спасс районында “балалар бакчасына кече архитектура корылмалары урнаштырылды”, дип 600 мең сум акча тотылган. Чынлыкта исә, бернинди эш башкарылмаган. Азнакайда һәм Нурлатта тротуарлар төзелешендә арттырып алынган 30 процент акча бюджетка кире кайтарылды, ә Спасста балалар бакчасына кече архитектура корылмалары куелды. Мондый кимчелекләр ачыкланганда юридик затларга заказның 25 проценты күләмендә штраф салына, җитәкчеләр 50 мең сумга кадәр штрафка тартыла, – дип искәртте Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов.

Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында сатып алуларга җаваплы караучылар һәм “кул селтәп” кенә эшләүчеләр дә бар икән.

– Сатып алуларны башкаруда тәҗрибәле белгечләрнең җитмәве сизелә. “Кадрлар резервы” туплауда студентлар белән эшлибез. Курслар һәм семинарлар оештырабыз, бу чараларда катнашырга тырышырга кирәк, – дип киңәш бирде “Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Нияз Газиев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading