16+

20 көн эчендә штрафның яртысы гына түләнә?!

2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә яңалыклар гамәлгә керә.

20 көн эчендә штрафның яртысы гына түләнә?!

2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә яңалыклар гамәлгә керә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны 20 көн эчендә яртысын гына түләсәң дә, штраф түләнгән булып исәпләнеләчәк.
Татартсан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Министрлар Кабинетында узган брифингта закондагы үзгәрешләрнең кайбер нечкәлекләрен аңлатты.

Ташламалар түбәндәге очракларга бирелми: тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасын кабат идарә итсәң; исерек килеш транспорт чарасын йөртсәң яки йөртүне исерек кешегә тапшырсаң; юл хәрәкәтен көйләүченең яки светофорның тыелган сигналына кабат чыксаң; каршы хәрәкәт полосасына яки каршы хәрәкәт трамвай юлына кабат чыксаң; берьюнәлешле хәрәкәт юлында кабат каршыга барсаң; юл хәрәкәте кагыйдәсен яки транспорт чарасын эксплуатацияләүнең таләпләрен бозып, кенең дә булса сәламәтлегенә җиңелчә яки уртача авырлыкта зыян салсаң; спиртлы эчемлек кулланганлыкны ачыклау өчен медицина тикшерүеннән баш тартсаң.

Транспорт чарасын идарә итүче кеше, әгәр юл авариясенә сәбәпче булса, авриядән соң спиртлы эчемлек, наркотик яки психотроп матдә кулланырга тиеш түгел.Полиция хезмәткәре транспорт чарасын туктатып, йөртүченең спиртлы эчемлек кулланганмы-юкмы икәнлеген ачыклаганчыга яки андый тикшерү үтүдән азат иткәнчегә кадәр дә спиртлы эчемлек, наркотик һәм психотроп матдә кулланырга ярамый.
Тизлек чикләрен үтәмәсәң дә, ташламаларга өмет юк. Мәсәлән, билгеләнелгән тизлек чигеннән кабат сәгатенә 40 километрдан арттырсаң (сәгатенә 60 километрдан да күбрәк булырга тиеш түгел), билгеләнелгән тизлек чигеннән кабат сәгатенә 60 километрдан арттырсаң (сәгатенә 80 километрдан да күбрәк булырга тиеш түгел), билгеләнелгән тизлек чигеннән кабат сәгатенә 80 километрдан арттырсаң.
- Административ штраф 60 көн эчендә үз иркеңдә түләнелергә тиеш. Моны вакытында башкармаган 12,5 мең кешегә өстәмә штраф билгеләнде, биш меңнән артык кеше административ кулга алынды. Читлек артында утырып чыгу штрафлардан азат итми, өстеңдә торучы штрафларны барыбер түләргә туры киләчәк. Бу күңелсезлекләрдән котылуның бик гади ысулы бар-юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә генә кирәк, - диде Рифкать Миңнеханов.


Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов кисәткәнчә, 2016 елның 15 гыйнварыннан башлап, суд приставлары штраф, алимент яки башка бурычлары булган кешеләргә карата транспорт чарасын идарә итү хокукын вакытлыча чикләү турында карар чыгара башлаячаклар. Приставлар карары нигезендә ЮХИДИ хезмәткәрләре бурычлы кешенең транспорт чарасын штраф мәйданчыгына алып китәчәкләр.


- Инвалидларга карата, шулай ук гаиләдә беренче яки икенче төркемдәге инвалид яки инвалид бала тәрбияләнсә, транспорт чарасы кешенең яки аның гаиләсенең бердәнбер яшәү чыганагы булса, бурыч ун мең сумнан артмаса, бурычны түләү кичектерелсә- мондый очракларда кырыс гамәлләр кулланылмаячак. Кыйммәтле машиналарда йөреп тә бурычларын түләмәүчеләргә карата инде яңа закон нигезендә чара күреп булачак,-диде Радик Ильясов.


Юл хәрәкәтенә кагылышлы административ штрафлар турында мәгълүматны www. gibdd.ru ,www.gosuslugi.ru , www.uslugi.tatarstan.ru сайтларында табарга мөмкин. Дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасын (ГИС ГМП) кулланып эшләүче эре банклар аша гына штрафларны түләү ышанычлырак. Әлеге мәгълүмат системасы юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафка 50 процент ташлама кулланыламы яки юкмы икәнлеген дә күрсәтә.

Фото: shtrafyinfo.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading