16+

2015 елның 1 гыйнварыннан балалар өчен бирелә торган пособие күләме артты

2015 елның 1 гыйнварыннан балалар өчен бирелә торган пособие күләме артты. Быел аның күләме 5,5 процентка индексацияләнгән. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме индексациясе бала 2015 елның 1 гыйнварында һәм аннан соң туган очракта 1,055 коэффициентка җайлаштырыла.

Шул рәвешле:

- йөклелек вакытының иртәрәк срогында медицина оешмаларына учетка басучы хатыннарга бер генә тапкыр бирелә торган пособие - 543,67 сум (2014 елда - 515,33 сум)

- бала тугач бер генә тапкыр бирелә торган пособие - 14497,80 сум (2014 елда - 13741,99 сум)

- декрет ялында беренче бала белән утырганда бирелә торган айлык пособиенең минималь күләме - 2718,34 сум (2014 елда - 2576,63сум)

- декрет ялында икенче яки аннан соңгы бала белән утырганда бирелә торган айлык пособиенең минималь күләме - 5436,67 сум (2014 елда - 5153,24 сум)

2015 елда йөклелек чоры һәм бала тапкач бирелә торган, бала карау өчен ай саен бирелә торган пособиеләрне исәпләү өчен уртача бер көнлек эш хакының максималь күләме - 1632,88 сум (2014 елда - 1479,45)

Шул рәвешле иминиятләштерелгән затның уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә түләнә торган бала караган өчен айлык пособиенең максималь күләме 2015 елда 19855,82 сумны тәшкил итә (2014 елда - 17990,11).

Барлык санап үтелгән дәүләт пособиеләре мәҗбүри социаль иминләштерү акчалары хисабына түләнә. Ә эшли торган ата-аналар пособиене эш урыны буенча ала.

Фото: saratov-gid.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading