16+

Аэропортка нинди исем биреләчәк?

«Казан» һәм «Бигеш» аэропортларына танылган шәхесләр исемнәрен бирү конкурсының икенче этабы бара. «Россиянең бөек исемнәре» проектының беренче этабында халык үзе күрергә теләгән исемнәрне тәкъдим итте.

«Казан» һәм «Бигеш» аэропортларына танылган шәхесләр исемнәрен бирү конкурсының икенче этабы бара. «Россиянең бөек исемнәре» проектының беренче этабында халык үзе күрергә теләгән исемнәрне тәкъдим итте.

И семлек шактый зур булып, 18е сайлап алынды, хәзер алар өчен тавыш бирәләр. Исемлектә Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Михаил Девятаев, Гавриил Державин, Сергей Королев, Николай Лобачевский, Лев Толстой, Андрей Туполев, Федор Шаляпин, Кол Гали, Һади Такташ, Владимир Бехтерев, Салих Сәйдәшев һәм башка исемнәр бар. Аларны сайлап алганда, бу шәхесләрнең республика белән тарихи бәйләнеше истә тотылган. Шуның өчен дә иң күп тавышны Тукай, Җәлил, Девятаев, Туполев, Менделеев, Шишкин алган. Тулы исемлек белән Татарстанның иҗтимагый палатасы сайтында танышырга була. Тавыш бирүнең икенче этабы 28 октябрьдә тәмамлана. Аларның унысы сайлап алынып, чираттагы этапка үтәчәк. Нибары өч исемне генә аерып алачаклар. Ә җиңүчеләр 5 декабрьдә билгеле булачак. Ә сез Татарстан аэропортларына кем исемен бирер идегез?

Камил Кәримов, язучы:
– Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү тәкъдиме бар дип ишеттем. Мин моның белән килешмим. Аэропорт бит ул, Аллам сакласын, һәлакәтләр дә, бәхетсезлекләр дә булып тора торган урын. Берәр хәл булса, Тукай исемендәге аэропортта булган дип сөйләячәкләр бит.

Николай Атласов, Чаллы шә­һәр Советы депутаты:
– Казан аэропортына бөек татар язучысы Габдулла Тукай исемен бирү ягында мин. «Бигеш» аэропортына нефть өлкәсендә танылган шәхес Николай Лемаев исемен бирү отышлы булыр иде. Ул республикада нефть химиясе сәнәгатен үстерүдә зур көч куйган кеше.

Эмилия Дадукова, «Волонтёры Победы» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге активисты:
– Мин Чаллының «Бигеш» аэропортына якташыбыз – очучы Михаил Девятаев исемен бирү яклы. Ә Казан өчен әлегә уйлап бетермәдем, үзем өчен берничә вариантны сайлап куйдым. Безнең волонтерлар бүген Петербург урамында акция үткәрә. Алар халыкка проект турында сөйләячәк, исемлектәге танылган шәхесләр турында мәгълүмат бирәчәк. Иртәгәдән башлап ноябрь ахырына кадәр зур сәүдә үзәкләрендә, югары уку йортларында, аэропортның үзендә сораштыру үткәрергә җыенабыз. Анда халыкка анкеталар таратачакбыз, алар шунда үз тавыш­ларын бирәчәк. Волонтерларны бу эшкә җәлеп итеп булырмы дип шикләнгән идем. Безнең яшьләр бик актив, кызыксынучан булып чыкты. Алар шактый җыелды. Мондый акцияләр безне берләштерә, патриотлык хисен тәрбияли.

Резидә Акбәрова, газета укучы:
– Минем Казан аэропортына Минтимер Шәймиев исемен бирәсем килгән иде. Әмма аны исемлектән тапмадым. Миңа калса, берәр аэропортка танылган авиаконструктор Андрей Туполев исемен бирү отышлы булачак.

Дөньяда 200 аэропортка гына танылган шәхесләр исеме бирелгән. Россиядә аэропортка исемнәр бирү гадәте күптән түгел генә башланды. Аларның күбесе очучылар яки космонавтлар исемнәре белән аталган. Белгечләр әйтүенчә, аэропортка исем бирү ул шәһәрнең имиджын күрсәтә. Туристлар өчен бер мәгълүмат та булып тора. «Россиянең бөек исемнәре» проектында илнең 45 аэропорты катнаша.
Үзегезнең тавышны великиеимена.рф сайтына кереп бирә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Казан аэропортына татар исеме бирелергә тиеш. "Казан" аэропорты матур яңгырый. Мин башкача күрмим бу аэропортны. Башка исем бирү - акылсызлык дип аңлыйм.

    Мөһим

    loading