16+

Афәрин, Динә! Афәрин, татар кызы!

Динә Гарипова Швециянең Мальме шәһәрендә узган «Евровидение-2013» халыкара җыр конкурсы финалына чыкты.

Афәрин, Динә! Афәрин, татар кызы!

Динә Гарипова Швециянең Мальме шәһәрендә узган «Евровидение-2013» халыкара җыр конкурсы финалына чыкты.

Россияне тәкъдим итүче Татарстанның атказанган артисткасы, «Голос» шоу-тамашасы җиңүчесе Динә Гарипова беренче ярымфиналда алтынчы булып чыгыш ясады. Ул Швеция продюсерлары Габриэл Аларес һәм Иоакимом Бьонберг белән Россия авторы Леонид Гуткин бергә иҗат иткән «What If» («Что, если...») җырын башкарды.
Номер башында җырчы сәхнәдә бер прожектор яктысында үзе генә иде. Җырның кульминациясе якынлашканда аның тирәсендәге җемелдәп торган зур шарлар кабынды һәм аның артына кулларына шундый ук шарлар тоткан бэк-вокалистлар чыгып басты. Кулларындагы ике шарны исә алар тамашачылар өстенә атты һәм бөтен зал вак йолдызларга күмелде. Сәхнәдәге шарлар һәркемдә яшәгән өметне символлаштырса, залга атылганнары исә аны тамашачылар белән уртаклашырга теләүне чагылдырды. Ә безнең исә өметебез Динәнең үзендә иде һәм җырчының аны аклый алуында бернинди шигебез дә булмады.
Динә «Евровидение»не энергияле биюләре, ачык күлмәкләре, макияжлары белән әсир иткән катнашучылардан күпкә аерылып торды. Җырчының чыгышында Олимпия чемпионы да, скрипкачы да, башка ялтыравык номерлар да юк иде. Аның каравы, ул үзенең көчле тавышы, хисле җыры һәм тыйнак килеш-килбәте белән тамашачыларны яраттырды. Шуның белән ул җиденче булып финалга юллама да алды. Җиде саны, белгәнебезчә, татарларның күңеленә иң якын сан, бәлки әлеге сан Динәгә ярдәм итеп, аны җиңүче сыйфатында да күрә алырбыз.
«Евровидение»нең үзенә әйләнеп кайтсак, беренче ярымфиналда катнашучы илләр вәкилләре түбәндәге тәртиптә чыгыш ясады: Австрия, Эстония, Словения, Хорватия, Дания, Россия, Украина, Нидерланды, Монтенегро, Литва, Беларусь, Молдова, Ирландия, Кипр, Бельгия һәм Сербия.
Беренче ярымфиналда 16 ил җырчысы катнашты. Бүген икенче ярымфиналда 17 ил вәкиле чыгыш ясый, ә 18 майда финалда беренче турларның 10 җиңүчесе, шулай ук Швеция һәм «большая пятерка» башкаручылары җырлаячак. Финал турын «Беренче канал»да сәгать 23.00дә күрә алачакбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading