16+

Алинәләр бик күп алар, Заһитова – бер генә!

Бөтен сезон барышына үз-үзе, хәлләрнең торышы, үзгәрешләр белән көрәш. Дөнья беренчелегенә катлаулы әзерлек, курку...

Бөтен сезон барышына үз-үзе, хәлләрнең торышы, үзгәрешләр белән көрәш. Дөнья беренчелегенә катлаулы әзерлек, курку...

Әмма ул үз-үзен, бөтен каршылыкларны җиңеп бозга чыкты һәм фигуралы шууда әлегә хәтле алып өлгермәгән ике алтын медальне отты. Алинә Заһитова – Россиянең фигуралы шуу тарихында бөтен титулларга ия булган бердәнбер хатын-кыз спортчы.

Бер-бер артлы Дөнья чемпионаты, Олимпия алтыннарына ия булган иң яшь спортчы титулына америкалы Тара Липински 21 ел элек ирешкән иде. Ул чакта әле Алинә тумаган да булган. Ижевскида туып үскән милләтәшебезнең яшүсмерләр арасында узган ярышлардагы уңышларын исәпкә алмаганда, аның исеме ике ел элек кенә киң даирәгә билгеле түгел иде әле. Әүвәл ул үзенә күпләрнең игътибарын Европа беренчелегендә җәлеп иттерде. Пхенчханда узган Олимпия уеннары бөтен Дөньяны шаулатып, яңа чемпион исемен ишеттерде. Әмма һәркем дә бу уңышка сөенмәгән иде, очраклы хәл диючеләр, Алинә Заһитованың уңышын киметеп күрсәтергә маташып, аның белән бергә башкаларның фамилиясен атарга ашыгучылар да булды (ул хәл әле бүген дә дәвам итә). Спортта очраклылык та, әшнәлек тә юк, кем көчле, әзерлекле, чыдам, үз-үзе белән көрәшеп, психологик басымны җиңеп чыга ала – шул пьедесталның югары баскычына күтәрелә ала. Алинә әлеге киртәләрне ватып-җимереп, санаулы гына вакыт эчендә медаль арты медаль яулавын дәвам итте: Россия беренчелеге, Гран-при финалы, хәзер менә Дөнья чемпионатын да отып, ул 21 елдан соң Тара Липински нәтиҗәсен кабатлады.

Өйрәнчекләр бозыннан төп аренага сузылган сукмак рухи киеренкелек аша уза. Бу сезон Заһитова өчен соңгысы диючеләр дә булган иде. Тренер Тутберидзе сүзләрен искә төшерсәк, андый фаразлар нигезсез булмаган икән. «Әзерлек бик катлаулы иде, рухи яктан авыр булды. Ярышларга өч көн кала Дөнья беренчелегендә катнашудан баш тартырга теләдек. Әмма ярышлардан төшеп калмадык, барабыз һәм көрәшәбез дигән катгый карарга килдек», – дигән соңыннан Тутберидзе. Быелгы Дөнья чемпионатында катнашмауны киләсе сезон алдыннан өстәмә ял дип түгел, ә психология белән көрәш, шикләнү, тимераякларны гел читкәрәк этәреп кую теләге барлыкка килү ихтималы дип аңларга кирәк. Сочи Олимпиадасының алтынына ия булгач югалып калган яшь спортчы Юлия Липницкая кебек, бәлки Алинә Заһитова да шул юлдан китеп барган булыр иде. Әмма, бәхеткә, ул башка юлны сайлады һәм бу юл аны Дөнья беренчелегенең алтынына илтеп җиткерде. Афәрин диясе генә кала.

Татар тыйнак инде ул. Япон җанатарлары Алинәнең тыйнак, гадилегенә соклана. Башкалар социаль челтәрләрдә дистәләгән төркемнәр оештырып, төрле милләттән булган меңнәрчә кеше шунда җаны-җәне белән аңа көч биреп, уңышларына ихластан шатланып утырганда, безнекеләр бер-ике сүз язу белән генә чикләнә, йә лайк куярга да оныта. Аның каравы, Алинәне яклап берни әйтә алмаучылар лутц-ритбергер белән лутц-тулупның аермасын күрмәсә дә, фигуралы шууда үзен белгечкә санап, бакыр биш тиенен кыстырып калырга ашыга. Татар телле бер генә фан-төркемнең дә күзгә чалынганы юк, Олимпиададан соң төрле яктан басым башлангач иң әүвәл бу теманы күтәреп чыгучы «Шәһри Казан» булган иде. Ә менә Пхенчханда бик үк шатланып бетә алмаганнар да Алинәнең япон бозындагы уңышына соклануын яшермәгәндә, үз татарыңның мыштым гына утыруын тыйнаклык дип атау дөреслеккә туры килеп бетмидер, хөсетлектер ул. Унынчы сыйныфта гына укучы кыз Россия тарихында моңарчы күрелмәгән уңышка ирешеп, татарны бөтен дөньяга танытканда, шул ук татарның үзен шулай тотуын башкача ничек атап була? Тыйнаклык ул Алинәдә, аның якыннарында. Бәлки шул сыйфатлары аңа шундый югарылыкка күтәрелергә, яңа үрләр яуларга ярдәм итәдер? Ә ул үрләр әле тагын булыр дип ышанасы килә, чөнки Алинә үзенең «егет»-кыз икәнен күптән исбатлады.

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин анын уз битенэ яздым..туган телендэ..ул ошады диеп куйган..эфэрин

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үз-үзегезне мактарга яратасыз да инде ә! Имеш, сез генә аны мактыйсыз. Оештырырга иде татарча төркем, беренче башлап язарга иде. Барыбыз да кереп, лайклар куеп, матур сүзләр язган булыр идек. Тегене эшләмәдегез, моны эшләмәдегез, дип кычкырып утырганчы, үзең башта эшләп күрсәт!

      Мөһим

      loading