16+

Антон Грачев: «Урамда татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, сөенәм»

Республика дилбегәсе белән идарә итүче җитәкчеләрнең һәммәсе дә татар телен су урынына эчә: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да.

Антон Грачев: «Урамда татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, сөенәм»

Республика дилбегәсе белән идарә итүче җитәкчеләрнең һәммәсе дә татар телен су урынына эчә: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да.

2015 елга йомгак ясаганда, Фәрит Хәйруллович татар телен ничек өйрәнүе турында да сөйләде. Әлмәттә яшәп, рус мәктәбен тәмамлап, ул татар телен бер сәгать тә укымаган. Ләкин Югары Совет рәисе итеп сайлангач, телне өйрәнергә мәҗбүр булган. Утырышны башлап җибәргәндә, татар телле депутатлар, чараны татар телендә алып барыйк, дип, тавышка куя. Ә Фәрит Мөхәммәтшин татарча сөйләшә белми.

- Дәлилләргә, бәхәскә керергә кирәк, Мөлековлар, Фәүзия Бәйрәмовалар татар телен су кебек эчә бит. Шул чакта туган телнең кирәклеген аңлап, аны өйрәнә башладым. Миңа Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиевләр ярдәм итте. Аларның китапларын, мәкаләләрен алып кайтып, кычкырып укыйм, әмма бер сүзен дә аңламыйм. Аннары аларга шалтыратам да, бу сүз нәрсәне, тегесе нәрсәне аңлата, дип сорыйм. Теләсәң, була икән. Көндәлек тормышта, өйдә сөйләшмәсәң, татар телен көненә 10 сәгать өйрәнсәң дә, нәтиҗәгә ирешүең икеле, - дип сөйләгән иде безгә Дәүләт Советы рәисе.

Туган телдә министрларыбызның да күбесе иркен сөйләшә: мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министры Марат Әхмәтов, финанс министры Радик Гайзатуллин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов...

Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин белән хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да татарча аңлашырга тырышалар.

Быел Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Казанның ИТ‑парк җитәкчесе Антон Грачев татарча чыгыш ясады. Туган тел көне уңаеннан, аның белән элемтәгә кердек. Баксаң, Антон әфәнденең әнисе татар икән. Бала чакта гаиләдә татарча сөйләшмәсәләр дә, кечкенә Антон Тукай районындагы әбисенә кунакка кайтып йөргән, татар теле аһәңе күңеленә шунда сеңеп калган.

ИТ-парк директоры бүгенге көндә туганнары белән татар телендә сөйләшә, язмалар укыштыргалый. Әмма, репетиторларга, курсларга йөреп, телне махсус рәвештә өйрәнергә вакыты җитми.

- Яшем барган саен, тамырларыма башкача карый башладым. Татар телен саклап калмасак, киләчәк буыннар тарихыбызны онытачак бит. Дусларым, танышларым арасында балалары белән татарча сөйләшеп, аларны милли рухта тәрбияләүчеләр күп. Балалар бакчасы белән мәктәптә рус теле сәгатьләре болай да җитәрлек. Хәтта әтисе татар, әнисе рус булып та, әни кешенең татар телен өйрәнгән очракларны беләм. Андый гаиләләрдә татарча гына сөйләшәләр, - дип сөйләде ул.

Татарстанның рәсми делегациясе кайсы гына чит илгә бармасын, һәрвакыт диярлек татар диаспорасы белән очраша. Әңгәмәдәшемне читтәгеләрнең, русчаны белмичә, татарча искиткеч яхшы сөйлә­шүләре гаҗәпләндерә. Күптән түгел Финляндиягә барып, андагы милләттәшләребез белән дә күрешкәннәр.

- Безнең якка искән Көнбатышның яшәү рәвеше, беренче чиратта, инглиз телен өйрәтүне пропагандалый. Милли телне өйрәнүнең кирәклеген балаларга әти-әниләре аңлатырга тиеш. Кызганыч, Совет чорында татарларның күбесе туган телләреннән ваз кичте. Чеп‑чи татар гаиләсендә тәрбияләнеп тә, туган телдә берни аңламаучыларны да беләм. Ә хәзер шәһәрдә дә яшьләр телгә тартыла, урамда татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, сөенеп куям. «Татарча сөйләшә, димәк, авылдан килгән» дигән стереотип та юк хәзер», - дип, фикере белән уртаклашты Антон Грачев.

Фото: itpark-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading