Шәһри Казан

АРЫШ БАСУЫ, МЕРСЕДЕС, ӘТКӘЙ БЕЛӘН ӘНКӘЙ... (Татарстанда клиплар 10 мең сумнан 1 млн сумга кадәр)

Хәзер эшләп килүче татар телле музыкаль каналларны карагач, кызык бер күренешкә тап буласың. Менә дә шәп ул бездәге клиплар! Андагы тематика, андагы фикер киңлеге, андагы фантазия...

Реклама

Бер сүз белән - юк. Иң беренче клип булса, без җырчының бөтен нәсел-ыруы белән танышып чыгабыз. Ул авылга кемнеңдер машинасын алып торып кайта, аны каршы алалар, табын тирәли җыйнаулашып утырып чәй эчәләр. Икенчесе булса, ул, һичшиксез, ялга барачак. Һәм ул һичшиксез Төркия булачак. Диңгез буенда ул кабат берәр элиталы-валюталы машинада җилдерәчәк, диңгездә су чәчрәтәчәк, ялан тәпиләп ярдан йөгерсә дә, гаҗәп түгел. Өченчегә үк барып җитүче җырчылар бармак белән санарлык - бердән, аның кадәр ул гомер җырлаучылар сирәк, икенчедән, чын җырчыларыбыз интегеп клип төшереп тормый. Аларга инде капка төбендәге баганага сөялеп җырласалар да ярый - барыбер яратып тыңлаячакбыз. Ул яктан арыш басуларында, агач төпләрендә утырып-басып җырлаучы асыл җырчы егетебез Филүс Каһиров үзе бер хәзинә. Филүс башкарган мәгънәле, сәнгати җырларга Мерседес ише «оправалар» ни хаҗәтемә кирәк ди? Нәкъ менә классикларыбыз стиле, Бигичев, Шакиров, Ваһаповлар дәвамы.
Алтынга манчылып алырга тырышучылар исемлегенең очы-кырыена чыгышлы түгел. Кемдер кыйммәтле кунакханәдә җаваплы-җавапсыз-хыянәтле мәхәббәт тарихын барлый, кемдер кара күзлек киеп, кабриолетларда җилдерә, кемдер туган ягына кайтып, «кеше булуын» күрсәтә. Кайчагында, нүжәли шуннан кала фантазия эшләми дә, шуннан ары үсеп булмый дип гаҗизләнәсең. Дөрес итеп мылтык та тота белмәүчеләр белән сугыш күренеше күрсәтергә маташучылар да үзе бер кәмит. Аңа бит инде сабын куыгы яратучы хатын-кыз гына түгел, ир-атлар да күз сала.
Кыйбат инде, кыйбат хәзер бөтен нәрсә. Җыр яздыру да (аның текст хакы бер мең сумнан өч меңгә кадәр, көй яздыру өч меңнән унбиш меңгә кадәр диләр), клип дигәннәре дә. Клип төшерү бездә уртача утыз мең тирәсе инде ул. Ул утыз меңгә әллә ни аткарып булмый, әлбәттә. Төянеп авылга кайтып китү аңлашыла да. Әмма юктан да кәнфит ясаучылары юк түгел. Гадилек, юмор салынган клиплар үзләре бер матурлык бит. Әнә, Рөстәм Закировның «Тәгәрәткән бәрәңге»се кемгә ошамый калган ди? Иске кием-салымы белән бакчада бәрәңге утыртып, алып ятканны кайсы авылдан чыккан кеше карамый калсын. Рөстәмнең бөтен туган-тумачасын күрергә дә каршы түгел бу очракта.
Иркәнең «Карлыгачта хәбәрем юк» клибы яраттыра алды. Позитив һәм бетте-китте. Дүрт бала, пәп кенә итеп торучы ирең, зур өең, машинаң - монда Стас Михайлов публикасына керүче бөтен хатын-кыз экранга берегә дә куя. Бу бит хатын-кыз бәхете формуласы! Хәния Фәрхинең бу нисбәттән гел сюрпризлар белән шаккатырып торучы ирен клипка кертүе урынлы. Ир ир инде ул - әйбәт булгач, аны да карыйбыз.
Иҗатын яратсам да, Айдар Галимов клипларын ошатам, дип әйтә алмыйм. Башта компьютер графикасы белән мавыгып алды Айдар, әле ярый бу «Бер мизгел» җырына төшерелгәне үзенең иҗат юлын үз эченә алган да, күңелгә ятты. Алайса гафу итәсе юк иде Айдарны...
Салават артык клиплар белән мавыкмый - соңгыларының берсе - «Юк, юк» җырына төшерелгәне Камал театры артистлары уйнавы, мәгънәлелеге белән үзенә тартты. Нәфисә белән Радик елаттыра белә анысы...
Яшьләрдән Салават Миңнехановны телгә алып китсәң ярыйдыр. Клиплары үзенчәлекле булды аның. Әмма соңгы арада әллә артык чәчелде Салават, аннан яңалык та, җыр да, клип та тү-тү. Клиплар мәсьәләсендә Раяз Фасыйховка да эшләү җитенкерәми. «Корстон»да бер клип төшерде дә, вәссәлам. Ә юкса күпме матур, мәгънәле җырлары бар Раязның! Азат Фазлыевның «Картлар йорты» үзенә тартты, бәгырьгә чиртте. Илназ Баһ та быел шуңа охшаш бер клип төшерткән икән. Әмма бер ботканы ике кат ашыйсы килми инде. Алия Исрафилованың фантазиясен эшкә җигүе сизелә, романтикасы бик нечкә эргәдә. «Әтиле, әниле ятимнәр» клибы гына да - бу заман көзгесе.
Сикергәләп, биеп, чабып төшкән клипларга да ис китми. Ул һаман шул бер нәрсә белән икенче җитешсезлекне капларга маташу кебек килеп чыга. Тавыш шунда уртача инде, ну мин бит әле бии дә беләм, янәсе. Салават әйтмешли, киенеп бетмәгәнме, чишенеп бетмәгәнме килеш төшүчеләрне дә кабул итеп бетермибез. Юха елан кебек караватка ятып җырлыймы ул, кемгә дә булса елышамы. Матур түгел. Билдән югары шәрә килеш сырпаланышып утырган Рәфинә Ганиуллина белән Габделфәт клибына да шуңа тәнкыйть күп булды. Бәлки, шоу-бизнеска андый иркенлек тә кирәктер, әмма татарның үз кысалары бар инде, ни хәл итәсең.
Кайчак кирәкме соң ул клип дигәннәре дип тә уйлап куясың. Кайбер җырчыларның аны бөтенләй санламауларын да беләм мин. Яңалыгы машина, коттедж, туган-тумача, туй видеосына кайтып калса, режиссер кулы уйнаган, талантлы кеше уйлап тапкан инсценировкасы булмаса, әлбәттә, кирәге ташка үлчим ул клипның. Камиллеккә омтылыш булсын иде бит, ә? Шәп, җитми калды, дигән тансыклау да кирәк тамашачыга...

Алмаз НУРГАЛИЕВ, клипмейкер:
- Татарстан өчен клиплар төшерү әлегә кыйммәт булып санала. Ә болай бездә клип төшерү хакы 10 мең сумнан 1 млн сумга кадәр. 500-600 мең бюджетлык клиплар да шактый. Соңгы ике елда төшерелгән клипларның 60-70 проценты минеке дип әйтә алам. Клип төшерү буенча күбрәк яшьләр йөри. Алар әлегә үз урынын тапмаган, әмма актив рекламага мохтаҗ категория. Клип бит ул икенче төрле реклама дигән сүз. Ә һәркөн телевизор экранында балкыган, аншлаг белән концертлар куйган атаклы җырчыларыбызга клип ул үз дәрәҗәсен ассызыклау өчен генә кирәк. Мисалга, Салават, Хәния, Айдарлар клипсыз да халык күңелендә яши. Шуңа да клипмейкерлар яшь-җилкенчәк, әле сәхнәгә күтәрелеп кенә килүче җырчылар өчен күбрәк кирәк.
Илдар КЫЯМОВ, «Яңа Гасыр» телевидениесенең «Хәерле иртә!» тапшыруы алып баручысы:
- Безнең һөнәр шундый инде - тапшыруда халыкка җырчыларның яңа клипларын тәкъдим итәбез. Ә клипларның эчтәлеге, мәгънәсе ягыннан аксаганнары шактый. Үзе сүзен, үзе көен язганнар заманында яшибез, үзләре үк ялт кына клип сценариен да әтмәлләп ата андыйлар. Була икенче төрлесе - биюе дә, сценарие дә, җыр тексты да бер-берсенә үрелеп баручы эксклюзив җыр клиплары. Алары гадәттә имиджмейкер белән эшләүче яшь җырчыларныкы була. Һәм алар гадәттә Казанда төшерелми. Ә бездәге җырчыларның бер-берләрен кабатлаулары, тема берлеге күзгә чалына. Мин Резидә Шәрәфиеваның «Йөрәктә йөрткән сүзләр күп» клибын яратып карыйм. Күңел тула аны караганда. Әлеге җыр Уфада төшерелгән. Бездә бит клип төшерә белмиләр, дип сүгеп тә булмый. Җырчылар һәрвакыт эзләнүдә. Аның өчен өйрәнү мәктәбе юк. Әлеге мәктәпне булдырырга кирәк. Аннан инде гел яхшы клиплар белән генә мактанып утырып булачак.
Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН, Татарстанның халык артисты, режиссер:
- Ошамаганнары бар, кызыклы төшерелгән клиплар да очрый. Аны бит яхшы-яманга да аерып булмый. Җырчы, аның җыры нинди клибы да шундый дигән сүз. Һәр кешенең күзаллавыннан тора. Мәсәлән, Раяз кебек профессионал, шәп җырлаучының клибы ничек начар була алсын ди? Җырчы примитив икән, клибыннан да әллә нәрсә көтеп булмый. Клип бит инде ул драматургия салынган видео дигән сүз. Мәгънәле җыр, талантлы җырчы икән, ул инде аның сценариена да зур әһәмият бирәчәк. Әмма мин кемнәрнедер аралап, тикшереп утырасым килми, мин аларның бөтенесе белән таныш та түгел. Үземнең исә режиссура нисбәтеннән берничә клибым бар. «Юлчы»да драматургия бар дип беләм...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: