16+

Азинодагы балалар сырхауханәсе 30 августка ачылырга тиеш

Казанның «Азино-1» микрорайонында торучыларның иң көтеп алынган мизгелләре якынлаша: тагын бер айдан монда яңа балалар сырхауханәсе ачылырга тиеш. Шулай итеп, 30 август азинолылар өчен икеләтә бәйрәм булачак.

Башкалада Азинодагы балалар сырхауханәсе кебек көтеп алынган башка бина юктыр, мөгаен. Биредә яшәүчеләр аны зур түземсезлек белән инде берничә ел көтә. Быелга билгеләнгән ачылу вакыты да һаман кичектерелеп килде. Аны инде 2007 елда ук төзи башласалар да, 2008 елгы икътисади кризис төзелеш эшләрен туктатырга мәҗбүр итә. 2012 елда, ниһаять, боз кузгала һәм менә быел сырхауханә үз ишекләрен ачар дип планлаштырыла. Әлегә исә әти-әниләр балаларын 20 нче сырхауханәгә йөртергә мәҗбүр. Яңа сырхауханә искесеннән 2 км ераклыкта - Х.Бигичев урамында төзелә. 9 мең квадрат метрлы югары технологияле медицина үзәге 25 мең балага хезмәт күрсәтер дип ниятләнелә. Сырхауханә заманча техника белән җиһазландырыла, биредә республикадагы иң югары квалификацияле белгечләр эшләячәк. Яңа медицина учреждениесе республика балалар клиника хастаханәсенең филиалы дип билгеләнә. Биредә 30 участок педиатры эшләр дип исәпләнелә. Сырхауханәнең ачылу вакыты 30 августка билгеләнгән, дип хәбәр итә kzn телеканалы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading